Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгенгегә бер караш

Хөрмәтле Г.С.Мөхәммәтшинның «Үткәннәргә бер караш» («Хезмәт» № 77.28.09. 2012 ел) исемле язмасын укыганнан соң, минем дә якташлар белән бүгенге көн һәм киләчәк турында кайбер фикерләремне уртаклашасым килде.

Район җитәкчелеге аксакалларының берсе (ә мин аны бик яхшы укытучы-тәрбияче һәм искитмәле лирик шагыйрь буларак бик яратам һәм хөрмәт итәм) үзенең язмасы белән мине узган гасырның 80нче еллар ахырына әйләнеп кайтарды. Ул елларда еш була торган сайлау алды җыелышларында, район партия оешмасы чараларында мин җитәкчелекне яңалыкларга каршы тору, башкача фикер йөртүчеләрне эзәрлекләү, районның икътисади һәм иҗтимагый тормышын боерык бирү юлы белән идарә итү, бюрократизм һәм формализм методлары өчен нык кына тәнкыйтьли идем. Еллар үтте һәм бик күп нәрсә үзгәрде. Товарлар һәм продукцияләр кытлыгы куркыныч төш булып артта калды - эшмәкәрлек, бизнес оештыру мактаулы көндәлек гамәлгә әйләнде. Күп нәрсә үзгәрде, шул ук вакытта элеккеге тормышның кайбер тискәре яклары тагын да көчәеп кире кайтты. Кызганычка каршы, В.В.Путин һәм аның командасының 90нчы еллар башбаштаклыгына каршы көрәше җәмгыятебезне төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең берни белән дә чикләнмәгән хакимлеге астында калдырды.
Мин хакимият оешмаларына бик сирәк очракларда гына һәм котылгысыз булганда гына мөрәҗәгать итәм: күптән түгел шундый бер бүлеккә справкалар сорап барырга туры килде. Мөһер суккан ике бит кәгазьне ике сәгать буе коридорда көтеп утырырга туры килде, ә бит бу бүлектә эшләүче күпсанлы кызларның һәрберсенең өстәлендә менә дигән компьютерлар утыра. Минем исәп буенча сораган справкаларны әзерләүгә күп дигәндә бер минут вакыт җитә иде, шактый кыйммәт бәядәге техниканы әллә язу машинасы итеп кенә файдаланалар - белмәссең. Ике ел тирәсе элек шул ук бинадагы икенче бүлеккә дәгъвалы бер проблеманы хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап, язмача мөрәҗәгать иткән идем, ике айдан соң җавап - отписка алдым.
Җитәкчелекнең кадрлар сәясәте дә бик зур сораулар тудыра. Элеккеге еллардагы кебек үк җаваплы урыннарга кадрлар эшлеклелек һәм сәләткә карап түгел - туганчылык яки җитәкчеләргә тугрылык принциплары нигезендә сайлана. Эшкә билгеләү һәм урыннан-урынга күчерү хроникасында бер үк фамилияләрнең кабатлануы шуның ачык дәлиле. Мин район җитәкчелегенең кайбер тармаклардагы уңышларын инкарь итмим, әмма үткәннәр хатирәсе һәм элеккеге казанышлар белән генә чикләнергә дә ярамый. Районыбызның киләчәк үсеше турында уйларга кирәк. Районның сату-алуга нигезләнгән эшмәкәрлеге бюджетка әллә ни зур керемнәр китерә алмаячак, районыбыз элеккеге чордагы кебек үк республика бюджетыннан дотация алучы булып калачак. Районда чын җитештерү тармакларын барлыкка китерү, булганнарына үсәргә мөмкинчелек бирү халыкны эш белән тәэмин итү белән бергә бюджетка керемнәр арту хисабына социаль проблемаларны уңышлы чишәргә дә ярдәм итәр иде. Ә иске карашлар һәм искечә эшләү чаралары белән яшәешне үзгәртеп булмый. Барлык халыкның, иң беренче чиратта җитәкчеләрнең аңында кардиналь үзгәрешләр кирәк.
Беркемгә дә сер түгел, бу язмам Татарстан Дәүләт Советына безнең округта өстәмә сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидатларның берсен бик актив агитацияләүгә җавап итеп язылды. Үземнең Конституциядә беркетелгән теләсә кайсы кандидатны тәнкыйтьләү яки хуплау хокукына таянып мин барлык сайлаучыларны да 14 октябрьдә булачак сайлауларда яңарыш һәм закончылыкны тәэмин итү программасы белән чыгучы Илья Вадимович Новиковка тавыш бирергә чакырам.


8 октябрьдә сәг. 12.00дә Балтач мәдәният үзәгендә Татарстан Дәүләт советына 47нче Кукмара сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Илья Вадимович Новиков белән сайлау буенча очрашу уздырыла. Сораулар, сайлаучылардан наказлар кабул ителә. Адрес: Балтач, Ленин ур., 52
Тавышыгызны урламасыннар өчен сайлауларга килегез һәм контрольдә тотыгыз! Күзәтүче булып язылыгыз!
Штаб телефоны: (843) 2922069 (9.00дан 13.00 сәг. кадәр)
Email: ilya.v.novikov@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250