Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бик күпләргә үрнәк булган матрослары белән Балтач районы да горурлана ала

19 март - хәрби су асты көймәләре флоты көне

1906 елда Россия императоры Николай II Указы буенча Россия хәрби флот составында яңа төр корабльләр - 10 берәмлек су асты көймәләре тапшырыла. Рус-япон сугышында су асты көймәләре беренче сугышчан чыныгу алалар, үзләрен яңа дәһшәтле көч икәнен күрсәтәләр. Шушы чордан башлап су асты көймәләрендә хезмәт иткән һәрбер хәрби хезмәткәр үзенең батырлыгы белән шушы төр флотны үлмәс данга күмде. Хәзерге вакытта да бу хәрби көчләр тәүлекнең һәр минутында, иксез-чиксез су дәрьясында тынычлык сагында торалар.
Атом су асты көймәсендә хезмәт иткән һәм күп тапкырлар автоном йөзүдә катнашкан, үзләренең хезмәтләре белән башка бик күпләргә үрнәк булган матрослары белән Балтач районы да горурлана ала. Иске Салавычтан Наил Абдуллин (инде мәрхүм, озак еллар Салавыч авыл советын җитәкләде), күпсанлы язмалар герое, К-19 атом су асты көймәсендә чыккан янгында үзен батырларча күрсәткән, хәзер Түбән Кенә авылында гомер итүче I статьялы старшина Равил Гарифуллин, Балтач бистәсеннән Илгиз Гайсин, 12 ел су асты көймәсендә хезмәт иткән, шул исәптән 8 автоном йөзүдә катнашкан мичман Радик Сабиров, I статьялы старшина Наил Хөснетдинов, II статьялы старшина Фирдүс Гыйльмуллин (мәрхүм), баш старшина Руслан Мамлиев, Нөнәгәрдән баш старшина Фәрит Зарипов нәкъ шундыйлардан. Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде.
Районыбыздан Радик Сабиров, Наил Хөснетдинов, Руслан Мамлиев су асты флотының Баш командующие приказы нигезендә Россия су асты флотының 100 еллык юбилей медаленә лаек булдылар. Бәйрәм уңаеннан су асты флотында хезмәт иткән барлык райондашларыбызны истәлекле көн белән тәбрик итәм, аларга сәламәтлек, озын гомер, гаиләләренә тигезлек һәм илебездә тынычлык булуын телим.
Фото: http://privetpeople.ru/index/prikolnye_otkrytki_pozdravlenija_s_dnem_morjaka_podvodnika/0-526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250