Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биопаспорт ялганнардан саклый

Паспорт алу, вакыты җиткәч аны алыштыру, йә булмаса чит илгә чыгу өчен паспорт эшләтү максаты белән без «паспорт өстәле»нә мөрәҗәгать итәбез. Соңгысы исә бүгенге көндә бигрәк актуаль. Әлеге өлкәгә караган сорауларга бүген Татарстан Республикасының Федераль миграция хезмәте идарәсенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Равил улы Хафизов җавап бирә.

- Рамил Равилевич, чит илгә чыгу өчен паспорт эшләтү бүгенге көн мәшәкатьләренең чираттагы буларак кабул ителә. Замана гел камиллеккә омтылган алгарыш чорында паспортның бу төре дә үзгәреш кичерәме?
- Чыннан да. Без гел камиллеккә омтылабыз. Шул уңайдан чит илгә чыгу өчен паспортларның да төре «яңара» дияргә кирәк. Яңа биоформа паспорт үзенең ышанычлылыгы, уңайлылыгы белән күпкә өстен. Электрон мәгълүматларга ия әлеге яңа форма паспорт чит дәүләтләрнең миграция һәм чик буе хезмәтләренең документларга карата ышанычын арттыра. Гражданнарга чит илләргә чыкканда уңайлы шартлар тудыра һәм әлеге паспортны югалткан очракта аны башка кеше куллана алмый.
- Гади формадан ул нәрсә белән аерыла?
- Биопаспорт 10 елга бирелә. Иске формага караганда аның бит саны күбрәк - 46. Битләр пластик белән каплап алынган һәм бу документны мәңгелек итә дигән сүз.
- Әйтегез әле, бүгенге көндә иске форма гамәлдәме?
- Бүгенге көндә ике формада гамәлдә. Әмма гражданнар игътибарына шуны җиткерәсе килә. Иске форма 5 елга бирелә, ә яңасы 10 елга. Шунысын да ассызыклап үтү мөһим булыр: яңа форма мәгълүматларны санлы төрдә (в цифровом виде) саклап, ялганнан саклау үзенчәлегенә ия.
- Биопаспортны алу тәртибе белән дә таныштырып үтсәгезче.
- Иң элек безгә, ягъни Федераль миграция хезмәтенең Балтачтагы бүлекчәсенә килеп гариза язарга кирәк. Шулай ук илллм.созиз.Шдкги сайтына кереп гариза калдырырга була. Аннан соң без госпошлина түләү өчен квитанция бирәбез. Зурлар өчен ул 2,5 мең, ә 14 яшькә кадәрге балаларга 1300 сумны тәшкил итә. Аннан соң хезмәт кенәгәсе (соңгы 10 ел хезмәт стажы алына), 3,5 х 4,5ле фотография һәм паспорт белән Федераль миграция хезмәтенең Арчадагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Ә ни өчен Арчага?
- Чөнки биопаспорт эшләтү буенча Арча бүлекчәсе якын-тирәдәге 6 районга хезмәт күрсәтә. Сораулар туган очракта яки аңлашылмаучанлык килеп чыкса, (8-84366) 3-09-88 номерына шалтыратырга була. Ә кабул итү көннәре: сишәмбе, җомга 8.00 - 17.00, ә чәршәмбе һәм шимбә 8.00 - 13.00. Шунысын да онытмаска кирәк, әлеге паспортны эшләтү срогы - 1 ай.
- Чит илгә чыгу өчен паспортлар эшләтүдә иң авырткан «урын» нидән гыйбарәт?
- Җәй айлары һәм Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән паспортның вакыты чыга дип халык 2-3 көн кала паспорт алмаштырырга ашыга башлый. Ә нигә соңгы көнгә калдырырга? Вакыты чыгарга 2-3 ай кала алмаштырып куйсаң, җаның тыныч тора. Вакыты җиткәч кенә чиратлар күп булу сәбәпле, әлеге процедура озаккарак сузылырга мөмкин. Шуңа да, хөрмәтле райондашлар, паспортларны вакытында эшләтеп куегыз һәм шул чакта күңелсез күренешләргә тап булмассыз дип әйтәсем килә.
- Рамил Равилевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Райондашлар сезнең теләк тәкъдимнәргә колак салыр дип ышанып, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев