Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләк белән килә

Ел ахыры эшләргә нәтиҗә ясау чоры. Ел дәвамында районыбызда социаль объектларны төзү һәм булганнарын торгызу юнәлешендә дә күләмле эшләр башкарылып килде. Эш барган бу объектларның моңарчы ничектер күз уңыннан читтәрәк калган авылларда булуы күңелне сөендерә, яңа дәрт өсти.

30 декабрь көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамиль Нотфуллин Әтнә авылында төзелгән, үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын, балалар бакчасын һәм башлангыч мәктәпне, библиотеканы туплаган авыл клубы төзелешен карап, башкарылган эшкә бәя бирде. Эшнең сыйфаты, аның зәвыклы булып башкарылуы бинаның һәр өлешендә чагыла. Наиль Камилович җитәкләгән «Стройгранд» төзелеш оешмасы социаль объектларны төзү буенча зур тәҗрибә туплаган. Аның егетләре белән кулга кул тотынып эшләгән «Кама» хуҗалыгы, ООО «Гранит», ООО «Водстрой» һәм МДСУ-1 оешмалары да үзләренә куелган бурычларны төгәл башкарганнар. Файдалануга тантаналы тапшырылу соңрак планлаштырылса да, монда инде шәфкәть туташы беренче мөрәҗәгать итүчеләрне кабул иткән. Барлык медицина җиһазлары һәм тиешле дарулар, шартлар белән тәэмин ителгән медицина пункты буш торырга тиеш түгел икәнлеген яхшы аңлыйлар.
Яңа ел бәйрәмен кайда каршыларбыз инде дип хафаланган авыл халкының да борчуы таралды. Менә дигән фойесы һәм концерт, төрле чаралар үткәрү өчен тамашачы залы да инде бизәнгән, купшыланган, Чыршы бәйрәмен үткәрү өчен олысын һәм кечесен көтә сыман. Яңа ел зур бүләк белән килә Әтнәлеләргә!
2013 елның башында булган, авыл клубының эчке якларына зур зыян китергән ут афәтеннән соң, Комзавод халкы зур пошаманга калды. Тиененә кадәр санап тотылган заманда, бюджетта каралмаган чыгымнар хәтсез һәм барысының да район өчен кирәк булуы, бу авыл клубы яңадан торгызылмас инде дигән фикергә җирлек тудырды.
Әмма авыл халкының зур теләге, күмәк хуҗалык җитәкчесенең күп чыгымнарны үз өсләренә алачаклары турындагы фикерләре Комзавод авыл клубының язмышын уңай якка хәл итте. Көз башында сүлпән генә башланган ремонт эшләре, бу объектта декабрь ае башында район башлыгы булып киткәннән соң тизләнеш алды. Яңа елга кадәр ремонт эшләрен бетерү бурычы авыр иде, әмма бу үтәлде. «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгының төп ярдәме белән, Нөнәгәр авыл жирлеге башлыгы булышлыгы, Балтач район газ оешмасы, ПМК-5, ООО «Гранит», «Водстрой» оешмаларының хезмәте һәм район мәдәният бүлегеннән бу объектка җаваплы итеп куелган Радик Михайловның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә Яңа елны Комзавод халкы үзләренә генә хас итеп, яңартылган мәдәният учагында каршылыйлар. Бу клубның җитәкчесе Исламова Фәрдия Фәйзелхаковна һәм тәрәзәләрне эшләүне үз өстенә алган Комзавод егете Шамсиев Марат булганлыгын да искә алырга кирәк. Бу мәдәният учагының бүгенге халәтен караганнан соң: «Бердәм һәм күмәк булганда барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин бит», дип нәтиҗә ясады район башлыгы Рамиль Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250