Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычлар тәгаенләнде

Күптән түгел район Пенсия фонды идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды. Чарада РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең капитал салу процессын исәпләү һәм оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Нина Александровна Татьянина катнашты.

Иң элек идарәнең 2011нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Уңай күренешләр, ирешелгән уңышлар белән беррәттән җибәрелгән хаталар, эшләнеп бетмәгән эшләр хакында әйтелде. «Күңелсез күренешләр белгечләрнең, ә кайбер очракта бертөркем хезмәткәрләрнең игътибарсызлыгы һәм төгәлсезлеге белән аңлатыла», диде идарә җитәкчесе Наил Мөхәммәтгалиев. Пенсия һәм пособиеләр белән тәэмин итү, «Ана капиталы» сертификаты тапшыру, взнослар түләү буенча төгәл саннар китерелде. «Пенсиянең тупланма өлешенә ирекле иминият взнос-ларын кертү турында»гы 56нчы номерлы ФЗның безнең җирлектә тулы куәткә эшләп китә алмавы хакында аерым сөйләшү булды. Киләчәктә бу юнәлештә күләмле генә эшләр алып бару һәм монда җирле җитәкчеләрнең ярдәм итүе кирәклеге әйтелде. Әлеге тармак белән тыгыз элемтәдә эшләгән район суд приставы хезмәте җитәкчесе Наил Гайнанов, район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахмановлар да сүз алып идарә-нең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Халык һәм взнос түләүчеләр белән эшләүнең перспективалы юнәлешләренә басым ясар-га, халыкны һәрдаим массакүләм мәгълүмат чаралары аша яңалыклар белән таныштырып бару кирәк, -диде Нина Татьянина үз чыгышында.
Район Пенсия фонды идарәсенең үз бурычларын намус белән үтәве, пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында һәм тулы күләмдә түләве һичшиксез мактауга лаек. Әмма әлеге юнәлештә җиң сызганып эшлисе эшләр дә күп әле. Идарә җитәкчесенең: «Республика рейтингын-да күрсәткечләрне югары баскычка күтәреп, эш сыйфатын яхшырту өчен тырышачакбыз» дип әйтүе 2012нче елга куелган бурыч-максатларның иң мөһиме дияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250