Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, «Яшьлек!»

Хөрмәтле районыбыз яшьләре!

Сезне район Советы һәм шәхсән үз исемемнән «Яшьләр көне» уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яшьлек гомерегезнең чәчәктәй узуын, бәхетле минутларыгызның күп булуын, укуыгызда, эшегездә уңышларга ирешүегезне, районыбызны ямьгә күмеп яшәвегезне теләп калам.
Җәмгыятебездәге кайсы гына тармакка тукталмыйк, һәрбер хезмәт коллективында да эшкә күңел биргән яшьләр белән очрашасың. Киң карашлы, энергияләре ташып торган, җиң сызганып, өлкән буынның традицияләрен саклап, фидакарьләрчә эшләп, әхлак нормалары нигезендә көн күрүче яшьләребезнең күп булуы күңелле күренеш. Районыбыз, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә яшьләребезнең тиңдәшсез хезмәтләрен күреп бәяләү - туган җиргә лаеклы алмаш килүенә горурлык хисе тудыра. Басуларда җаны-тәне белән хезмәт куючы, табыннарыбызны баетучы, тормышыбызны яхшырту өчен яшьлек энергияләрен кызганмаучы яшь кыр батырлары - алар үзләре үк иген кырларының сүнмәс Йолдызлары. Районыбызның барлык өлкәсендә дә бар андый йолдызлар. Бигрәк тә спорттагы казанышлар егетләребезнең көч-куәте белән яулана, арабызда хәтта ки Дөнья чемпионнары да бар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яшьләребезнең эш-гамәлләре дә икътисадым тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур йогынты ясый. Районга игелек кылучы яшьләр белән беррәттән, тирән белемгә омтылучы егет-кызларыбызның да күп булуы сөенечле хәл. Хәзер исә алдынгы укучыларыбыз республика күләмендә генә түгел, Бөтенрәсәй фәнни бәйгеләрендә дә сынатмыйлар, аларның призлы урыннарга лаек булуы шуның ачык мисалы.
Эшсөяр һәм дә зирәк зиһенле, белемле яшьләребез, үрнәк гаиләләребез булганда Балтачыбыз ышанычлы кулларда дип әйтергә тулы нигез бар.
Күркәм яшьләребез! Сезне янәдән бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бәхетле яшьлегегезнең кадерен белегез! Тәүфыйклы, җәмгыятькә файдалы булып, әти-әниләрегезгә игелек кылып, районыбыз күген гел шулай хезмәттә дә, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә балкытып яшәгез. Озын гомер, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, саф мәхәббәт, гаилә бәхете телим сезгә! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250