Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Балтач эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һенәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм, һәммәгезгә дә ныклы тазалык, озын гомер, гаилә иминлеге, эшегездә зур уңышлар телим.

Бүгенге көндә район халкының имин шартларда яшәве, тыныч күңел белән тормыш алып баруы һәрбер полиция хезмәткәренең авыр, катлаулы, шул ук вакытта куркыныч та саналган хезмәтен намус белән башкару нәтиҗәсе ул. Җинаятьчелекне кисәтү, булдырмау юнәлешендәге хезмәтләрегез аеруча мактауга лаек. Наркомания кебек кеше гомеренә куркыныч янаучы җинаятьләрне район җирлегенә үткәрмәс өчен сезнең тарафтан гаять тә күп эшләр башкарыла, наркотик матдәләрне сакларга һәм таратырга омтылучы­ларның эзенә төшеп, үзвакытында чара күрелүе, бу эшләргә нокта куелуы - Балтач халкының иминле­геннән кала, сәламәтлеген дә кайгырту ул. Җинаятьләрне эзләүдә, ачуда, җәмәгатьчелек тәртибен урнаш­тыруда сездән уяулык, оперативлык белән беррәттән тәвәккәллектә сорала. Эчке эшләр органнарындагы үзгәртеп коруларның да, сезнең эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгәнлеген дөрес итеп аңласагыз иде. Яңа исем астында, ягъни полиция булып эшләсәгез дә, һөнәри бурычларыгыз үзгәрешсез, искечә кала, дияр идем. Еллар дәвамында камилләшкән һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә сез теләсә нинди катлаулы хәлдән чыгарга сәләтле һөнәр ияләре. Хезмәт баскычыннан күтәрелә баручы яшьләр дә өлкән буынның эш алымнарына ихластан таяна, уңышларга ирешә.

Сезне янәдән бәйрәмегез белән котлыйм, хезмәт көннәрегезнең иминлектә үтүен, шәхси тормышыгыз­ның шатлык-куанычлардан гына торуын теләп калам. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев