Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелемнән ислам диненең иң олуг бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете бәйрәме белән котлыйм.

Бүгенге көндә динебезнең йогынтысы көннән-көн камилләшә бара. Моны күреп күңел сөенә. Әхлакый кыйммәтләрне үз эченә алган һәм рухи яктан пакьләндерүче ислам динен тотучыларның күбәя баруы да күңелле күренеш. Чөнки дин дөньяга, кешеләргә һәм аларның гамәлләренә рәхимле караш тәрбияли. Өстәвенә аның гаилә нигезен ныгытучы булуы да һәркемгә мәгълүм.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Иртәгә Корбан гаете. Шушы олы бәйрәм көннәрендә ятимнәрне, мохтаҗларны, ялгыз әби-бабаларны корбан ите белән сөендереп, изге гамәлләр башкарыйк.
Сезне тагын бер кат Корбан бәйрәме белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек телим. Ә иң мөһиме - Аллаһы Тәгалә каршында барыбызның да йөзләре якты һәм нурлы булсын, кылган гамәлләребез бары тик изгелеккә генә юнәлтелсен иде.
Ихтирам белән Марат ЗАРИПОВ
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250