Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез матур узсын!

Иртән торуга, өйләрдә иң беренче эш итеп, электр утын яндырып куябыз. Янмый карасын әле, кулдан эш төшә, кәеф китә. Сез, хөрмәтле энергетикларыбыз, безне әнә шундый хәлдә калдырмау өчен көн дими, төн дими игелекле хезмәт куясыз.

Өйләрдә генәме соң, бүген районыбызда электр утын кулланмаган бер генә тармак та юк. Биналарга җылылык бирүче газчыларыбыз да электр чыганагыннан башка ике кулсыз калырлар иде. Терлекчелек фермаларында, сәнәгать предприятиеләрендә булмасын, гомумән, һәркайда эшләп чыгарылган продукциядә сезнең максатчан, намуслы хезмәтегезнең дә өлеше бар. Җил-давыл, яңгыр, кар-буран дими, сез тәүлек буе сакта, хезмәттә, районыбызны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү өчен бар тырышлыгыгызны куясыз.
Алга куелган гаять җаваплы һәм зур бурычны районыбыз халкы канәгать калырлык итеп башкарганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, үзегез кабызган утлар кебек якты, матур гаилә тормышы, сәламәтлек, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250