Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнәр гөрли

Көтеп алган бәйрәмнәр районыбызда гөрләп бара. Көндезләрен чаңгы-чана шусаң, кәшәкә белән алка кусаң, кичләрен мәдәният йортларында дискотекаларда үзеңнең биюгә осталыгыңны да күрсәтергә була.

5 январь көнне дә районыбызда берничә спорт төре буенча ярышлар билгеләнгән. «Балтач» спорт үзәгендә зурлар арасында мини- футбол ярышлары бара. Исегезгә төшерәбез, бу район беренчелеге инде 5 ел дәвамында үткәрә. 2013-2014 сезон ярышларында 23 команда катнаша, алар арасында Мари иленнән күрше Мари-Турек районы яшьләре командасы да бар. Шимбә-ял көннәрендә 11әр матч үткәрергә туры килә, ди район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге белгече Айрат Хайруллин. Бүгенгесе көнгә Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбе, «Аякс» һәм «КамАЗ» командаларының уңышлы чыгыш ясауларын билгеләп үтәргә кирәк. Ярышларның май аена кадәр баруын истә тотсак, әле һәр команда да матур уен күрсәтергә саләтле, дип билгеләп үтте Айрат.
«Алтын алка» призына бара торган ярышлар бүген 3 бозда - Норма, Карадуган һәм Чепья зоналарында бара. Финал уеннары иртәгә үтәреләчәк.
Шулай ук иртәгә мәктәп балаларының «Балтач» спорт үзәгендә зал шартларында җәйге төрләр буенча спартакиадасы үткәреләчәк. Җанатарларны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250