Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чабалар.Тик яхшыга түгел ...

Пәнҗешәмбедә температура кинәт минуска төшеп кар яуды. Һәм елдагыча юлларда бер-бер артлы аварияләр дә башланды.

Ике көндә ул уннан артып китте. Аларда бер кеше үлде, берсе авыр тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу һәм куып узарга маташу. Ашыгабыз җәмәгать! Әнә авариядә үлгән 24 яшьлек егет тә алдагы машинаны куып узмакчы булган. Машинасында җәйге тәгәрмәчләр, юл карлы, бозлы. Һәм нәтиҗәдә хатынын, баласын ятим калдырды.
Чепья тау башындагы авариягә әле права алганына бер ел да булмаган яшь кызның машинасын каршы як полосадан алып баруы сәбәпче. Юл карлы, бозлавык, шофер тәҗрибәсез. Автоинспекторлар мондый табигать шартларында тәҗрибәсез яшь шоферларга бөтенләй юлга чыкмаска киңәш итә. Тәгәрмәчләре кышкысына алыштырылган булса да. Һәм кая чабалар икән, чапмасыннар иде диләр. Шоферлар узләре дә белеп тора ич инде, тизлек югары булмаганда, каршы як кагыйдәне бозган очракта да зур аварияләрдән сакланып калып була.
Шулай җәмәгать, машинаңа утырып чыгып киткәндә үк кайтырыңны уйла, ашыкма. Юлдагы югары тизлек сине шул юлда калдырырга да мөмкин. Юлда мигалка белән ГАИ машинасы тора, юл читендә үлгән егет мәете ята. Шул мәлдә дә елт-елт итеп югары тизлектә узып киткән машиналарга карап, әле безнең халыкка акыл алырга бик күп кирәк дигән фикер туа. Чабалар. Тик яхшыга түгел ...
Фото http://yandex.ru/images/search?text=%D0%B3%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D0%B4%2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250