Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиратка куймаска!

Җәйге чор бервакытта да авыл кешесенә тынгылык бирми. Бу гомер-гомергә шулай килә.

Әле генә җир куенына алтын бөртекләрне салган идек. Ә хәзер аларны тәрбияләргә кирәк. Беренче чиратта чәчүлекләрне тишелеп чыкканчы тырмаласаң, аннан соң тишелеп чыккан игеннәрне тырмалау зарур. Бу эшне Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Сосна», «Яңа тормыш», «Якты юл» хуҗалыклары яхшы гына оештырдылар. Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында игеннәр тишелеп чыкканнан соң, әле бер гектар мәйданда да тырма агрегатлары узмады. Агу-химикатлар белән игеннәрне эшкәртү дә көнүзәк мәсьәлә булып кала. «Татарстан», «Сорнай» хуҗалыкларында икмәкнең иң явыз дошманы - солычага каршы көрәшне башлап та бик дөрес эшләделәр. Калган хуҗалыкларга да бу эшкә кыю алынырга кирәк. «Дуслык», «Якты юл»да бәрәңгенең рәт араларын эшкәртүне башладылар. Шул ук «Дуслык»та һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда кукурузның рәт араларында тракторлар эшкә кереште. Бүген бер эшне дә чиратка куярга ярамый. Чөнки һәр эшнең үз вакыты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250