Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиратта бәрәңге

Урып-җыю төгәлләнде.

Уҗым һәм сабан культураларыннан амбарларга 65835 тонна ашлык салынды. «Кызыл юл» - 5093, «Татарстан» - 4662, «Игенче» - 4628, «Сорнай» - 4301, «Яңа тормыш» - 4255, Тимирязев исемендәге җәмгыять - 4240, «Сосна» - 4301, «Дуслык» 4156 тонна ашлык запаслады. Шәхси хуҗалыкларга 8000 тоннадан артык ашлык өләшенде. Монда иң зур юмартлылыкны «Дуслык» - 800, «Игенче» - 750, «Кызыл юл» - 567, «Кама», «Сорнай», «Яңа тормыш» җәмгыяте идарәләре 500 тонна күрсәтте. Һәр
гектардан уртача уңыш чыгышы буенча иң югары нәтиҗәгә түбәндәге җәмгыятьләр иреште.

Татарстан 31,1
Кызыл юл 30,4
Тимирязев исем. 28,6
Смәел 27,6
Арбор 26,8
Труд 26,2
Яңа тормыш 26,1
Кама 26,0
Сорнай 25,8
Бөрбаш 24,9
Уңыш 24,6
Тукай исем. 24,5

Район буенча һәр гектардан уртача 24,5 центнер уңыш алынды. Калган җәмгыятьләрдә күрсәткеч моннан түбән һәм, билгеле, ул җәйге явым-төшем бик аз булган якларда.

Маяк 16,3
Борнак 18,0
Якты юл 18,5
Активист 20,4
Игенче 22,5
Дуслык 23,5
Сосна 24,2
Алга 24,4

Районда 12428 гектарда көзге культуралар чәчелде. Аларның мәйданы быел барлык хуҗалыкларда да арттырылды. Иң зур мәйданда «Игенче» - 1000 гектардан артык чәчте. «Сорнай», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш» хуҗалыклары да уҗым культураларын 800әр гектардан артык игәргә булдылар. 25 мең гектардан артык җир алдагы ел уңышы өчен туңга сөрелде. Иң күп гектарда түбәндәге хуҗалыклар сөрде.

Игенче 2450
Яңа тормыш 1680
Тимирязев исем. 1671
Татарстан 1590
Сорнай 1570
Кызыл юл 1560
Дуслык 1528

Кызганыч, соңгы вакытта бу мөһим агротехник чарага игътибар кимеде. «Сосна», «Борнак», «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыкларда әле көздән сөреп калдырасы мәйданнар бик күп. Кайбер хуҗалыкларда туфракны тирәнәйтү агротехникасын кулланмыйлар. Кукуруз, бәрәңге, чөгендер, борчак кебек культуралар шундый җирләрдә генә югары уңыш бирә, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Тимирязев исемендәге, «Труд», «Кызыл юл», «Борнак» хуҗалыкларында бу чарага игътибар юк. Моның өчен кирәкле техникасын юнәтү турында да уйламыйлар.


Районда 517гектарда бәрәңге үстерелде. Аның иң күбе «Татарстан»да - 130 гектарда. «Смәел»дә - 65, «Бөрбаш»та - 55, «Сорнай»да 52 гектарда бәрәңге аласы бар. Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында ул - 40ар, «Сосна»да - 30, «Игенче»дә - 20, «Алга», «Активист», «Якты юл»да аннан да ким гектарда игелде. «Татарстан»да 16 гектардан 257 тонна, «Алга»да 9 гектардан 143 тонна бәрәңге казып алдылар. «Сорнай» 6 гектардан 106 тонна кайтарды. Әлегә бәрәңгедән иң яхшы уңыш «Сорнай»да - һәр гектардан 177 центнер. «Татарстан» белән «Смәел»дә ул - 163, «Алга»да - 153, «Бөрбаш» белән Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда - 107 һәм - 105, ә «Маяк»та 75 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалыклар бәрәңге сатып та күпмедер акча эшләгәндә, аны икмәгән калган 8 хуҗалыкка кызыгып утырырга гына кала инде. Бәрәңге алганда халыкны, бигрәк тә мәктәп балаларын бимазаламас өчен бәрәңге комбайннарын эшләтүне җайга салырга кирәк.


Быел кукуруз 4855 гектарда үстерелде. Аны зур мәйданнарда игүчеләргә инде ала башларга да вакыт, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Беренче салкыннарны көтеп ятсаң, карлар яуганчы җыеп, силослап җитешә алмавың да бар. Барлык хуҗалыкларда да кукуруз уңышы бик мул күренә. Биш хуҗалыкта 74 гектарда азык чөгендере үстерелде. Аның 25 гектары «Татарстан»да. «Кызыл юл», «Яңа тормыш», «Якты юл» хуҗалыкларында чөгендерне ала башладылар.


Көзге кырга күзәтүне авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларын файдаланып Хәлил НӘКЫЙПОВ ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250