Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиркәүгә тәре куелды

8 сентябрь көнне Чепья авылы бәйрәм рухы кичерде. Реконструкция-ремонт эшләре алып барылучы Троицк чиркәвенә тәреле купол куелды.

Христиан динен тотучы авыл кешеләре, күрше тирә удмурт, мари авылларыннан килгән халык ул көнне иртән-иртүк чиркәү тирәсенә җыелып, тәре кую гореф-гадәтләрен үтәде, урамда һәркем бер-берсен бәйрәм белән котлады.
Әлеге чиркәү 1845нче елда төзелә, Малмыж өязенең Вятка губернасы карамагына керә, совет революциясеннән соң мәдәният йорты итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, яңа мәдәният йорты салына, чиркәү мәдәни чаралардан арындырыла. Шулай итеп, фундаменты нык, стеналары төзек дип чиркәүне кабаттан сафка бастырырга алыналар. Хәзерге вакытта монда реконструкция эшләренең 75 проценты башкарылган дип санала.
Төштән соң бирегә Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Хәй улы Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре җыелды. Әлеге төркем башкарылган хезмәтләргә йомгак ясады, алга таба да эшне шушындый темпларда алып барырга теләктәшлек белдерде. Район башлыгы тырышкан кадәр эшне уңай яктан бәяләп, бер ел эчендә чиркәүне төзекләндереп бетерү бурычын куйды. Бәйрәмдә Семиозерский, Арча чиркәүләреннән Герман белән Василиск атакайлар да катнашты. Чиркәүне ремонтлауда көн саен 40ка якын кеше катнаша икән, арада авылныкылар белән бергә Маридан килгән осталар да бар, берсе дә хезмәт хакы сорамый, Ходай хакы өчен эшли. Ремонт барышын чиркәү хуҗасы Агафон Атакай күзәтүдә тота. Гомумән алганда, чиркәүне төзекләндерүдә махсус төзелгән Чиркәү советы әгъзалары, аеруча пенсионер, Чепья авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Петр Григорьевич җиң сызганып йөри, һәм һәрчак: «Башка дин әһелләре икенче бер дин вәкилләренә булышса, үзе үк изгелек диелгән китапта», дип әйтергә ярата.
Ростовтан кадәр кайтартыштан, миллион ярым сумга кадәр төшкән Изге тәреле куполны куюда республика һәм район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәткән.
Авыл өстендә Изге тәре балкый. Төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәгән Чепья авылында аны һәркем олы дәрәҗә, изге һәм игелекле гамәл дип кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250