Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүп кенә булса да...

Рейдларда җитешсезлек һәм кимчелекләр очравы әле дә дәвам итә. Чүп кенә булса да, ул һаман да көнүзәк җитди мәсьәлә булып кала бирә...

Сүзебезне авыл яннарындагы чүплекләрдән башлыйк. Тикшерүләр вакытында төшерелгән фотосурәтләргә нигезләнеп, чүплекләр тиешле таләпләргә туры килми. Чүп-чарны чүп өеменә 100-150 метр кала теләсә ничек ташлыйбыз. Бигрәк тә Салавыч, Яңгул, Борнак, Ор, Карадуган, Ярак Чурма белән Гондыр авыллары янындагы чүплекләр бик ямьсез һәм начар хәлдә. Юлларга һәм басу-кырларга чүп-чар таралган, тиз арада тәртипкә китерү һәм чисталыкны саклау кирәк! Шулай ук авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре карамагындагы ферма, амбар территорияләрендә чүплекләр хасил булган, ташландык печән-салам, чүп өемнәре, төзелеш материаллары аунап яткан җәмгыятьләр арасыннан Рәхимов исемендәге җәмгыять, «Маяк», «Яңа тормыш», «Борнак» «кара» исемлектә. Бу тәртипсезлекләр авыл җирлеге һәм җәмгыять җитәкчеләренең үз эшләренә салкын каравы һәм игътибарсызлык нәтиҗәсе. Юл билгеләрен тәртипкә китерү, электр баганаларын агарту, газ линиясе торбаларын буяу, корган агачларны алу, посадкаларны чиста тоту һәм ташландык йорт яннарын тәртипләү кебек мөһим санитар-чисталык мәсьәләләрен онытырга ярамый.
6нчы май - район күләмендә зиратларны чистарту һәм төзекләндерү уңаеннан өмә көне дип алдан ук игълан ителсә дә, әлегә кадәр Түнтәр, Борнак авылларының зиратлары начар хәлдә. Җимерек коймалар, сынган агачлар, җыештырылмаган каберлекләр һәм чүп өемнәре мәңгелек йортка һәм әрвахлар рухына тап төшерә.
Авыллардагы һәйкәл, оешма-организация, клуб һәм мәдәният йорты яннарын чәчәк түтәлләре, клумбалар бизәсә дә ямь өстенә ямь булыр.
Киләчәктә бу кимчелекләр төзәтелеп, тирә-юнебез үзенең чисталыгы белән сөендерсә иде.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250