Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Депутат кешеләр хакына һәм кешеләр өчен эшләргә тиеш!»

Татарстан Дәүләт Советына 47 нче Кукмара сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Гүзәлия Әхнәф кызы Волкова

Масштаблы характер алып кына калмаган, безнең яшәү рәвешенең аянычлы үзенчәлеген чагылдыручы гадәти күренешкә әверелгән коррупция белән көрәш мәсьәләләрендә гражданлык үзаңының үсә баруы фонында көчле ихтыярлы, «хаклык өчен көрәшче», дөреслекнең җиңүенә ышанучы кыю, романтик Гүзәлия Әхнәф кызы Волкова кебекләрнең барлыкка килүе - сөенечле хәл.
Үзенең 50 яшендә кыз үстереп һәм оныгын көтеп алган бу үзенчәлекле хатын гамьсезлеккә, битарафлыкка һәм коррупциягә кискен каршы чыкты. Гүзәлия Әхнәф кызы Лубянда туды һәм үсте, биредә мәктәпне тәмамлады, аннан соң Алабугада һәм Мәскәүдә укыды, Яр Чаллыда эшләде. 1999 елда әйләнеп кайтты. Г.Волкова Лубянга кайтып йөргән 25 ел вакыт эчендә бик нык үзгәрде, бу Гүзәлия Волкованы поселок Советы депутаты булырга этәрде. Альтернатив сайлаулар авылда бүгенге көндә дә сирәк күренеш, ә ул чакта инде әйтәсе дә юк. Г.Волкованы теркәмәскә тырыштылар. Килеп чыкмады. Сайлауларда ул 70 процент тавыш җыеп, җиңүгә иреште һәм район администрациясе белән килешенгән кандидатка бернинди өмет калдырмады.
Лубян авыл җирлеге депутаты буларак һәм үз инициативасы белән Волкова Гүзәлия халыкның социаль якланмаган катлавына даими ярдәм итте. Аның ярдәменә бигрәк тә пенсионерлар, ятимнәр, күп балалы гаиләләр мохтаҗ иде. Ул үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә - Лубян авылында яшәүчеләргә генә түгел, Кукмарада, Бөгелмә һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләргә дә булышты. Ул чагында Волкова КПРФтан ТР Дәүләт Советына депутат Столярова Нәсимә Кәлим кызының ярдәмчесе иде һәм бу ике хатын-кыз күп эшләр башкара алдылар. Мәсәлән, Волкованың КПРФ фракциясенә, нәкъ менә Столярова-ның кабул итү бүлмәсенә җибәрелгән соравы буенча, Кукмара районына ТР хисап палатасы вәкилләре җибәрелде, аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бажениха һәм Лубян авыллары арасындагы 11 чакрымлы юл төзелешенә бүленгән 80 миллион сум күләмендә акча табылды. Бу юлны автомобиль ияләре хаклы рәвештә «Столярова юлы» дип атыйлар. Г.Волкова соравы буенча Кукмара районына, төгәлрәк әйткәндә, Лубян авылына Оборона министрлыгы вәкилләре җибәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләре тәртипкә китерелде, һәйкәлләр куелды.
Шул ук Г.Волкова инициативасы һәм соравы буенча җирле элитаның тузган торакны бетерү программасына җиңел генә җайлашып, үзләренә йортлар салуы туктатылды. Администрация башлыгының урынбасары туктатылган төзелешләр мәсьәләсендә Г. Волковага әлегәчә дәгъва белдерүне дәвам итә. Нәкъ менә комиссияләр һәм тикшерүләр нәтиҗәсендә акчаларның максатчан тотылмавы ачыкланса да. Әйтик, дөрестән дә мохтаҗлар өчен төзелгән йортларны Лубян урман хуҗалыгы техникумы хосусыйлаштырды, ягъни чынлыкта барлык йортларга да бер хуҗа булды. Мондый хәлләр алга таба да ныклап тикшерүләрне таләп итә. Хәтта хезмәткәрләрне башкача уйлаганнары өчен законсыз рәвештә эштән азат итү кебек зур әһәмияткә ия булып тоелмаган мәсьәләләрне Г. Волкова Столярова Нәсимә ярдәме белән ТР Дәүләт Советы аша хәл итте. Бу мәсьәләләр сессия барышында укылдылар һәм шунда ук чишелеш таптылар.
Лубян авылы һәм Вятка Аланы шәһәре арасында транспорт хәрәкәте ябылганнан соң, Лубян участок хастаханәсен ябу мәсьәләсе тугач, Лубян авыл хуҗалыгы техникумы хезмәткәрләре хәләл хезмәтләре өчен эш хакын җитәкчеләрнең теләге буенча алып бетермәүләрен тойгач, сораулар да күп җыелып, бюрократлык тоткарлыклары күбәйгәч, Волкова Гүзәлия турыдан-туры Россия Президенты администрациясенә барды һәм алда әйтелгән барлык мәсьәләләрнең чишелешенә иреште.
Гүзәлия Волкова үзенең эшен классификацияләү яки аныклау турында уйланмады, коррупция белән административ дәрәҗәдә көрәшү күптән түгел генә «мода»га әверелде бит. Дөрес, администрация еш кына үзе белән килешмәүчеләр белән көрәшә һәм мондый вакытта халыкка чынлыкта хезмәт итүчеләр кирәк. Элгәре Волкова бар көче белән булдыра алганча гражданнарның хокукларын яклады. Бу эшне бүген дә дәвам итә. Киләчәктә дә моны эшләячәк.
Хөрмәтле Кукмара һәм Балтач районнары халкы, 2012 елның 14 октябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар үтәчәк. Дөрес сайлагыз, «соңгы романтик»ны, гражданнарның хокуклары өчен кыю көрәшче, бюллетенда 1 номер астында торган ВОЛКОВА ГҮЗӘЛИЯне яклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250