Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөньялар тыныч булсын!

Туган җиребезне, Ватаныбызны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Бүген безнең районнан 101 егет хәрби хезмәттә. 9 кеше контракт буенча хезмәт итә. Без аларга бу мактаулы һәм изге эшләрендә зур уңышлар телибез.

Үз алларына куелган бурычларны әти-бабалары йөзенә кызыллык китермичә, намус белән үтәүләрен, туган йортларына лаек ир-егетләр булып исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Районыбызда Әфганстанда хезмәт иткән - 121, Чечня чуалышларында катнашкан 135 кеше яши. Заманында илебез үз алларына куйган авыр һәм җаваплы бурычны намус белән үтәп кайтып, хәзер алар тыныч тормышта да матур яшәү үрнәге күрсәтәләр. Төрле очрашуларда, кичәләрдә катнашып, яшь буынны хәрби-патриот рухта тәрбияләүдә дә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Аларны Ватан онытмый. Торак шартларын яхшырту, дәвалану, коммуналь хезмәтләр буенча төрле льготалар белән ярдәм итеп тора.
Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз сафы ел саен азая. Бүген алар районыбызда 53 кеше. Һәм без алар белән, аларның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыклары белән хаклы рәвештә горурланабыз, аларга гел рәхмәт әйтәбез, гел ярдәм итәбез.
Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан да сезнең барыгызны да - тормыш юлы армия белән дә бәйле булган бабайларыбызны, әтиләребезне, егетләребезне бәйрәм белән котлыйм, һәммәгезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, озын гомер телим. Тормышларыбыз мул, дөньялар тыныч булсын.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250