Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Экстремизмга — юк!

Районда шундый айлык бара. Муниципаль район башлыгы боерыгы белән шушы сентябрь аенда күптөрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә.

Моның буенча мәктәпләрдә махсус дәресләр бара. Мәдәният бүлеге күп милләтләрнең дус, тату яшәүләрен чагылдырган фотоконкурс әзерли. Мәктәпләрдә һәр сыйныфта дин әһелләре белән очрашулар оештырыла. Укучылар «Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра» дигән тема буенча конкурска иншалар язалар. Халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән яшьләр форумнары: әңгәмәләр, кичәләр, ярышлар, уеннар оештырыла. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үзеңне ничек тотарга, кая мөрәҗәгать итәргә, гомумән, барысына да әзер тору өчен өйрәтүләр үткәрелә. Китап-картина күргәзмәләре, кино күрсәтүләр, гомумән, экстремизмны кисәтү һәм булдырмау буенча күп төрле чаралар оештырыла. Бу эшләрдә төп җаваплылык мәгариф, мәдәният, полиция хезмәткәрләренә йөкләнә.


Терроризмга каршы
Районда терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң районда терроризм һәм экстремизм куркынычы янамаса да, һәрвакыт уяу торырга, бу мәсәләләр буенча халык арасында аңлату эшләрен алып баруны гел дәвам итәргә, күп кешеләр, аеруча яшьләр катнашында төрле форумнарны еш үткәрергә сөйләшенде. Аларны үткәргән вакытта беркайчан да контрольне югалтмаска, мәктәпләргә, спорткомплексларына, мәдәният, сәламәтлек саклау биналарына кереп-чыгып йөрүне нык контрольгә алырга кушылды. Бу эшләрнең куелышы даими тикшерелеп торачагы әйтелде. Һәм, билгеле, монда сорау җирле үзидарә җитәкчеләреннән дә зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250