Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ел әйләнәсе

«Дуслык» җәмгыяте рәисе белгечләрен җыеп сөйләшкәндә сүзне урак белән башласа, терлекчелек белән төгәлли. Ел әйләнәсе, көн саен шулай.

Әле кышка кергәч сөт җитештерү проблемасы беренче планга күчә. Сөйләшеп кенә калмыйлар, эшләренең нәтиҗәсе дә әйбәт. Ел башыннан бирле сөтне узган елгыдан күп җитештерәләр. Июльнең узган ике декадасында да көн саен 2 тонна чамасы сөтне узган ел шул көннәрдәгедән артык сатканнар. Чөнки сыерлары күп бозаулый. Ярты елда 300гә якын бозау алганнар. Бу райондагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Шәхси хуҗалыклардан иң күп сөтне шушы җирлектә җыялар. Җәмгыять җитәкчелеге мал асраучы авыл кешеләренә терлек азыклары запаслауда зур ярдәм күрсәтә. Быел шулай 600 тоннага якын печән өләшенгән. Тотарга урыны, ашатырга азыгы булгач, мал тәрбияләргә иренмиләр Түнтәрдә. Урта Көшкәт, Пор.Көтәш бригадаларында да терлекләрне күп асрыйлар.
Җәмгыять фермаларында эшләү өчен дә кадрлар проблемасы юк әлегә. Хезмәт хакын вакытында, әйбәт түләп баргач, эшләре матур, савымнары яхшы. Светлана Анисимова, мәсәлән, быел ярты елда 125 тонна сөт җитештергән. Галина Евдокимова группасында да бу күрсәткеч 121 тонна. Ит җитештерүдә эшләүче терлекчеләрнең дә хезмәт күрсәткечләре мактарлык. Әнә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Сания Кадыйрова быел да сынатмый. Ярты елда симертүдәге һәр терлектән 771 грамм тәүлеклек артым алган. Аның хезмәттәшләре Гафурҗан Галимҗанов, Альберт Якупов, Зиннур Хәйруллин группаларында бу күрсәткеч тагын да югары. Рәмзис Шәрәфетдинов, Рөстәм Кашапов тана бозауларның яхшы үсешен тәэмин итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250