Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элемтәләр ныгый

Районыбызда электр элемтәсе хезмәтеннән файдалану буенча авылларыбызда яшәүче халыкны борчыган мәсьәләләргә җавап табу, элемтә хезмәте күрсәтү өлкәсендә башкарылган эшләр һәм яңалыклар турында мәгълүматлар алу максатыннан район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Ризванова белән әңгәмә корып алырга булдык.


- Гүзәлия Васыйловна, сүзебезне халыктан килгән сорауларга ачыклык кертүдән башлыйк әле. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында шәхси хуҗалык ияләре йортларына телефон кертү мәсьәләсен хәл итүне сорап, редакциягә дә еш мөрәҗәгать итте. Кәрәзле телефон элемтәсе киң колач җәйсә дә, өй телефоны булдыруга да мохтаҗлык аз түгел икәненә инандык. Бу өлкәдә нинди эшләр башкарыла?
- Әйе, бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар белән турыдан-туры үзебезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Элемтә хезмәтен камилләштерүдә эшләр шактый гына башкарылса да, без әле халыкның ихтыяҗларын канәгатьләнде¬реп бетерә алмыйбыз. Быел, мәсәлән, Көшкәтбаш, Дорга, Бөрбаш, Кили һәм өстәмә планнан тыш алып, авырлык¬лар белән булса да Куныр авылларындагы станцияләргә кадәр барлыгы 29 километр 621 метр озынлыктагы җепселле оптик кабель салынды, ә узган 2010нчы елда бу күрсәткеч 16 километр 820 метр гына тәшкил иткән иде.
Районыбыз буенча асылмалы кабельләрне җир астына күчереп урнаштыру эшләре 2004нче елда башланып китте. 2015нче елга кадәр без бу эшне 100 процент дәрәҗәдә үтәп чыгарга тиеш. Шул ук вакытта әлегә элемтә урнаштыру өчен техник мөмкинлекләре булмаган авыллар да бар. Бигрәк тә шул авыл гражданнары телефон кертүебезне сорап мөрәҗәгать итә. Бу исемлеккә Кенәбаш, Биктәш, Яңа Сапавыч, Арбаш, Түбән Ушма, Пукшинер авыллары керә. Киләчәктә апарны да канәгатьләндерү өстендә эшлибез.
-Җепселле оптик кабель дидегез, бу нинди мөмкинлекләр бирә ала?
- Бу кабельне үткәрү ниндидер өстәмә керемнәр бирми, төп әһәмияте элемтә хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуда, шулай ук берьюлы телефоннан, цифрлы интерактив телевидениедән, Интернеттан, SIP телефония хезмәтеннән файдалана алу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, шул Куныр авылында оптик кабель үткәрү 600 меңнән артык сумга төште. Әлеге сумма күп еллардан соң гына үзен аклый ала.
- Әлеге хезмәтләрдән файдаланучы абунәчеләр саны белән дә таныштырып үтсәгез иде.
- Район буенча барлыгы 7875 ноктага телефония хезмәте күрсәтелә, 4438 кеше Интернет челтәренә тоташ¬кан һәм 829 абунәче IP-TVдан файдалана.
- Элемтә хезмәте күрсәтү көннән көн камилләшә, ныгый бара. Шушы төр хезмәтләрне халыкка җиткерүдә оешмада барлыгы ничә хезмәткәр көч куя? Елны нинди уңышлар белән тәмамлыйсыз?
- Район электр элемтәсе үзәгендә нибары 46 хезмәткәр генә эшли. Аларның һәрберсе үз эшен зур җавап¬лылык белән җиренә җиткереп башкара. Коллектив тырыш, бердәм булуы нәтиҗәсендә, без быел октябрь аенда ук беренчеләрдән булып, еллык планны үтәп чыга алдык. Үсеш темплары буенча республикада Саба районын¬нан азга гына калышып, II урынга чыгу бәхетенә ирештек. Былтыр «Таттелеком» тарафыннан безнең районга бүленгән капиталь кертемнәрнең күләме 5 миллион 500 мең сум булса, быелга11 миллион 600 мең сумны тәшкил итте. Алан авылында, Балтач бистәсенең Каенлык урамының Норма як өлешендә элемтә үткәргечләргә тулысынча капиталь ремонт эшләре башкарылды. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп үтәсем килә. Кабель¬ләрне җир астыннан үткәрү сәбәпле, казу эшләре башкарып, халыкка берникадәр уңайсызлыклар да китереп чыгарырга туры килгәләде. Шул вакытта безне аңлап, элемтә хезмәтенең авыл җирлегендәге халык өчен кирәклеген танып һәрвакыт ярдәм итеп торучы муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зариповка, авыл җирлеге һәм җәмгыять җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Башка авыл җирлекләре дә ремонт һәм яңарту эшләре башкарганда безгә теләктәшлек белдерсеннәр иде. Асылмалы кабельләрне җир астына урнаш¬тыру элемтә өчен ышанычлырак, бу кыркынычсызлык кагыйдәләрен күздә тотып эшләнә, аварияләр булган очракта элемтәдә өзеклек тудырмаудан саклый.
- Гүзәлия Васыйловна, электр элемтәсе үзәге халык мәнфәгатьләрен кайгыртып һәрдаим ташламалы рәвештә акцияләр үткәреп тора, яңалыклар тәкъдим итә - бу турыда да берничә сүз...
- Әйе, бик күп төрле акцияләр үткәрелеп килә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, ветераннарның тол калган хатыннары яшәгән йортларга бушка телефоннар кертелде, җәйге һәм көзге айларда акция кысаларында1 мең сумга гына телефон кертү мөмкинчелеге булдырылды. Интернет хезмәте күрсәтүдә дә ташламалы акцияләр еш булып тора. Соңгы вакытта WI-FI - чыбыксыз Интернет һәм IP-телефония хезмәте күрсәтү арта башлады. Шулай ук телефон аппаратлары һәм аксессуарлары сату хезмәте дә бар. Үзәк станци¬ядә (АТСта) җиһазлар яңартылу сәбәпле, Интернет хезмәте күрсәтү буенча иң югары тизлекне бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Халыкка тудырылган әлеге төр яңалыклар һәм мөмкинлекләр өчен без «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәтлебез.
Хөрмәтле райондашларны һәм хезмәттәшләремне Яңа ел белән тәбриклим! Барчабызга да сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек, эшебездә уңышлар насыйп булсын!
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Гүзәлия Васыйловна. Авыл җирлекләрен дөньякүләм әһәмияткә ия булган элемтә чыганаклары белән тәэмин итүче бу оешмага уңышлар юлдаш булсын. Безне яңалыклар белән гел сөендереп торыгыз!

Әңгәмәдәш Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев