Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елга бер мәртәбә

Ел әйләнәсе халыкка хезмәт күрсәтүче район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләреннән башка бер генә бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый. Кайда, нинди бәйрәм, алар шунда.

172 кешедән торган коллектив район халкын табигый продукция белән тәэмин итү максаты белән яши. Конкурентлар күп булса да, аягында нык басып тору өчен төрле юллар эзли. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Марсель Хәкимов белдерүенчә, җәмгыятьнең ике тармагын ныклап үстерү күздә тотыла, чөнки «Икмәк» һәм «Җәмәгать туклануы» җитештерүчәнлеген арттыру район халкын чиста продукция белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыяте карамагында кибетләрдән тыш, халыкка 105 кибет хезмәт күрсәтә. Димәк, халык өчен сатып алу мөмкинлеге бермә-бер арта. Кайберәүләр күп очракта продукциянең кайда җитештерелүен дә белми сатып ала. Әлеге билгесезлекне бетерү, сату географиясен тагын да киңәйтү максатыннан узган ел матур гына башлангыч алган күргәзмәләрне быел да даими оештыру күздә тотыла. Зур чыгымнар, олы хезмәт таләп итсә дә, халык үз күзләре белән күреп, тәмләп карагач, продукцияне яратып ала. Берберләренә ярдәм итү йөзеннән башка районнар белән алыш-биреш ясаулары да эшчән-леккә уңай йогынты ясый дияргә кирәк. Күрше районнарның берсеннән безгә печенье кайтса, безнең «Балтач суы» аларга кунакка китә. Бүгенге көндә ашханә, «Шушма» ресторанында үтүче банкет-мәҗлесләрдән дә халык бик канәгать. Чөнки биредәге яхшы сыйфат һәм бәяләрнең кыйммәт булмавы халык файдасына. «Чәй йорты» әзерләгән кондитер ризыклары да халык тарафыннан яратып алына. Соңгы вакытларда пирог төрләрен үзгәртеп, клиентларны тагын да үзләренә җәлеп итәләр. «Икмәк» исә зур югалтулардан соң көнлек ипи җитештерү нормасын 2,5 тонна итүгә иреште. Җәмгыять бер урында гына таптанмый, халыкны җәлеп итү өчен төрле юллар эзли, җитештерә, тәкъдим итә һәм сата. Әмма кадрлар җитмәү генә эш процессында тоткарлык ясый. Бу ситуациядән дә чыгу мөмкинлеген булдырганнар. Кооператив техникум һәм институтта елга ике кешегә белем алу мөмкинлеге бар. Ә бу үз чиратында яшьләр өчен зур стимул дияргә кирәк. Шулай ук өченче ел рәттән коллективның яшь хезмәткәренә «Рәсәй кооператив хәрәкәтенең яшь лидеры» күкрәк тамгасы тапшыру да матур күренешләрнең берсе. Быел әлеге бүләккә кулланучылар җәмгыяте икътисадчысы Алсу Мөбарәкҗанова лаек булды. Озак һәм намуслы хезмәтләре өчен кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтеры Зәлфирә Гыймадиева, «Икмәк» бухгалтеры Нурсия Муллагалиева, Чепья кулланучылар җәмгыяте бухгалтеры Рәйфә Рәхимова, Чепьядагы «Җәмәгать туклануы»ның баш кондитеры Гөлфирә Идрисова, хуҗалык кибетенең өлкән сатучысы Суфия Газизова «Кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» билгесе белән бүләкләнде. Лимонад цехы эшчесе Рәйсә Зарипова, «Чәй йорты» кондитеры Резалия Әскәрова, Салавыч Сәрдегәне кибетчесе Рәсилә Әхмәтҗанова, Пыжмара авылы кибетчесе Гөлзада Низаметдинова, Ярак Чурма кибетчесе Любовь Петроваларның хезмәтләре РФ Үзәк кулланучылар берлегенең Мактау таныклыгы белән бәяләнде.
Ел әйләнәсе хезмәттә булган коллектив һөнәри бәйрәм уңаеннан бирелгән ял көненнән соң янәдән эшкә керешә. Хезмәтләре тулы бер боҗраны хасил иткән кебек коллектив тормышы да бөтен булып, ирешелгән уңышлар бары шатлык-сөенечләр генә китерсен иде. Ветераннарны, тармак җитәкчеләрен, армый-талмый гел хезмәттә булган коллективны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, бәрәкәтле һәм имин еллар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Сез җитештергән продукция районыбыз йөзен тәкъдим итеп еллар дәвамында табыннарыбызны бизәсен.
Рәсемдә: сулдан уңга Эльвира Хәкимова, Фатыйма Муллагалиева, Резеда Габделхакова, Әлфия Ибраһимова, Фәридә Николаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250