Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшче группалар рейдларны башлап җибәрде

Территорияләрне санитар чистарту икеайлыгының беренче атнасында ук эшче группалар рейдларны башлап җибәрде. Сосна җирле үзидарә җитәкчесе Рәис Садыйковның бу мәсьәләгә карашы бик җитди булып чыкты.

Һәр урам-тыкрыкта нинди чүп бар, төзелеш материаллары таралып ята... блокнотына теркәп барды, хуҗаларына хәбәр итеп якындагы 10-15 көндә хәлнең төзәтеләчәгенә ышандырды. Хәер, җәмгыятьнең агач эшкәртү цехы әйләнәсендә череп, каралып ятучы бик күптәнге агачларны (рәсемдә), аэродромга керү юлы читендә чүпләрне искә алмаганда куркып качарлык бардакны очратмадык та. Аннан ферма территориясендәге тирес, азык калдыкларыннан барлыкка килгән сазлык кәефне төшерә. Бөрбашта җирле үзидарә рәисе Сәйдәш Хәкимов үзенең эше бик тыгыз булу сәбәпле, бу җаваплы эшне идарә белгече Гөлнур Гыйльметдиновага йөкләп калдырган. Безнең белән территорияләрне карап, кайда нәрсә эшләргә кирәген язып ул йөрде. Биредә дә һәр авылда да кар астыннан чыккан чүпләрне җыештырып аласы бар. Алан авылы читендәге буш торган бина территориясе бик шапшак. Бөрбашның чүп ташлау полигоны таләпләргә җавап бирми. Аннан чүпләр бөтен трасса буйлап таралган, басуга да чыккан. Андагы чүпләрне эттереп җыю, күмдерү мөмкинлеге чикле. Гомумән, полигонның урыны дөрес түгел. Олы юлдан, басудан читтәрәк булган җирне сайларга кирәктер. Әле карлар да эреп бетмәгән, пычраклар да кипмәгән, шуңа күрә территорияне чүпләп ямьсезләүчеләр кисәтү белән чикләнде. Ә икенче рейд вакытында андый очраклар өчен административ чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250