Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшлекле дүшәмбе

Район Советында 27 гыйнвар көнне Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында традицион сөйләшү, үткән атнага йомгак ясау, фикерләшү белән бергә үрелеп барды. Бу киңәшмәгә район Советы һәм район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге, бүлек мөдирләре, районда республика һәм федераль оешмаларының төрле тармак бүлеге вәкилләре чакырылган иде.

Беренче күтәрелгән мәсьәлә - башланып киткән салкыннарга бәйләп, районда төрле социаль объектларда һәм төрле хуҗалык итү производстволарында хәлнең торышы каралды. Гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән, әммә өстәмә дежурлар кую, даими күзәтеп барулар оештыру зарури икәнлеге ассызыклап әйтелде.
Район башлыгы күмәк хуҗалыкларда тупланган ашлама күләменең һаман да бик акрын тизлек белән артуына борчылуын белдерде, ашлама бәясе язгы чәчү чорында күпкә арткач, болай да экономик хәле авыр хуҗалыкларга тагын да кыенлаша икәнен авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренең исенә кабат төшерде.
Район яшәешенең һәр тармагын вакытында финанслап бару өчен тиешле налогларның вакытында җыелып баруы мөһимлеге киңәшмә саен әйтелә, бу җыелышта да бу өлкәгә тагын бер кат басым басым ясап әйтелде. Урыннарда шәхси эшмәкәрлек белән шөгелләнүчеләр белән үткәрелә торган җыелышларга игътибарны арттыру сорала, дип күрсәтелде.
Киңәшмәдә 2014 елга капиталь ремонтка кергән мәгариф объектларына, шулай ук Балтач бистәсендә төзеләчәк балалар балалар бакчасына, бассейн өчен беренчел смета документларын әзерләуне тизләтергә дигән күрсәтмә бирелде. Үтә торган спорт чараларына һәм мәдәният учакларында бара торган эшләргә анализ ясалды һәм бу атнада башкарылачак чараларга аеруча зур игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250