Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөмбә саташтыра ул

Быел гөмбә ай-һай шәп уңды.

Халык полоса буйлап та, урманда да гөмбә җыя. Каен гөмбәсе, ак гөмбә, гөреждә, әтәч, нарат гөмбәсе, ал гөмбә... Алданып китеп, урман эченә кереп адашканыңны сизми дә калырсың. Әнә, Балтач бистәсендә яшәүче ике күрше Раушания Закирова белән Альфира Сафина кебек. Кичкырын Көекбаш янындагы урманга китеп, адашып калганнар. Шәмәрдәннән махсус коткару хезмәтен чакыртканда төн иде инде, диләр, безнең коткаручылар. Ашыгыч ярдәм машинасы да килгән, чөнки Раушания күршенең аягы имгәнгән. Шуңа күрә, гөмбә җыйганда да сак булыйк, кичкырын полоса буйларында гөмбә җыеп йөрсәк-йөрик, урман эчләренә кереп, ерак китмик.
Рәсемдә: 33 ел «Бөрбаш» совхозы терлекчелегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Хәлимә апа Корбанова гөмбә җыярга ярата, урманга барасы юк, каеннар арасында да күп, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250