Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грипп куркыта

Быелгы сезонда грипп узган ел белән чагыштырганда күпкә көчлерәк булачак, дип фаразлый Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

7нче ноябрьдә үткән видеобрифингта сүз менә шушы авыруны кисәтү чаралары турында барды. Аның беренчесе - прививка ясау. Бу җәһәттән безнең районга да 1700 данә ампула кайтартыштан. Аның 720се балалар бакчаларына, калганы мәктәпләргә таратылган. Прививканы ясату мәҗбүри түгел, бары тик әти-әниләр ризалыгы белән генә башкарыла, ди табиблар. Һәм ясатуның файдадан башка зыяны юклыгын да искәртә. Район даруханәләрендә прививка өчен ампулалар бар, теләгән кеше үзе сатып алып ясата ала. Оешма, предприятиеләр үз эшчеләре өчен азрак акча сарыф итсәләр дә, начар булмас. Грипп, ОРВИ һәм башка борын-тамак авыруларын профилактикалауда борынны тулысынча юдыру бик нәтиҗәле алым икәнлеге ассызыклана. Кешеләр борын юдырту процедурасын безгә килеп өйрәнә ала, - ди район үзәк хастаханәсе табибы Рәшит Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250