Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт» призы өчен

Газетабыз призына уйнала торган традицион хоккей ярышлары быел 27нче мәртәбә үткәрелде. Бу районда үткәрелә торган ярышларның иң дәвамлысы һәм иң мавыктыргычы санала. Быелгы ярышлар 12 команда катнашында узды. Шимбә көнне хоккейчылар 4 зонада уйнап иң көчле командаларны ачыкладылар.

Ә якшәмбе көнне исә Балтачның үзәк катогы чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Йөзләгән райондашларыбыз көне буе боздагы кызу көч сынашуларны карап тирән соклану хисләре кичерделәр. Финал ярышында «Вамин»лылар «Агрохимсервис» командасын 3:0 исәбе белән җиңеп «Хезмәт» газетасының зур Кубогын яуладылар. «Агрохимсервис» командасы - икенче, «Игенче»леләр - өченче, «МДСУ-1» хоккейчылары дүртенче урыннарны бүлештеләр.
«Вамин»нан Рөстәм Әхмәтханов «Иң яхшы һөҗүмче», «Агрохимсервис»тан Радик Шәрипҗанов «Иң яхшы сакчы», «Игенче»дән Ленар Галиев «Иң яхшы капкачы» исемнәренә лаек булдылар. Җиңүче командаларга «Хезмәт» газетасының, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау таныклыклары, акчалата бүләкләре тапшырылды.
Уенчылар һәм күпсанлы тамашачылар көне буе кайнар чәй, пылау, шашлык белән сыйлаган шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямовка тирән рәхмәтләрен белдереп, турнирдан канәгатьләнү хисләре алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250