Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хезмәт”кә язылсагыз, чәйләрегез тәмле булыр

Бу юлы шикәрле чәйләрегезне "зәңгәр экран"га карый-карый эчәрсез... Чөнки "Татмедиа" җәмгыяте үзендә чыгучы матбугатка язылучылар арасында (шул исәптән "Хезмәт"кә дә) телевизор уйнатса, "Хезмәт" исә өстәмә 10 капчык шикәр комы өләшә.

Моның өчен газетабызга язылу турындагы квитанцияләрнең копиясен (копиясе булмаса, оригиналь вариантта да ярый) һәм "Хезмәт"кә язылырга өндәп язган дүртьюллык шигырь белән бергә (фикер генә булса да ярый, үзебез шигырь кысаларына кертербез) редакциябезгә җибәрергә кирәк. Безнең адрес: 422250, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91. Соңга кала күрмәгез, бүген үк, хәзер үк почта бүлекчәләренә, хат ташучыларыгызга мөрәҗәгать итегез.
Онытмагыз: 12сеннән 22 майга кадәр "Хезмәт"кә ташламалы язылу бәясе - 598 сум. Тагын бер яңалыгыбыз бар, "Хезмәт"ебезгә язылучылар иң якын кешеләренә котлау биргәндә 10 процент ташламага ия булачак, төрле жанрдагы язма тапшыручыларга да өстенлек каралган, аларның мәкаләләренә тоткарлык булмаячак, газета битләребез чикле булса да, ничек тә урын табарга тырышачакбыз. Үзеңнеке үзәктә, диләр бит, без дә кадерле абунәчеләребезгә шундый ук карашта булырбыз. Тик аерылмыйк кына, бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250