Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәткәрең турында уйлыйсыңмы?!

Июль ахырларында районыбызда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Рашит Шакиров һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең республика профсоюз комитеты рәисе урынбасары булып, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән танышты. Әлеге ведомство вәкилләренең бу юнәлештә эшнең торышы белән кызыксынуларына җитди җирлек бар - быелның шушы...

«Гомумән алганда, Балтач районында хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, - диделәр алар районыбыз хуҗалыкларында булганнан соң. - Эш шартлары буенча хезмәт урыннарында аттестацияләр үткәрелә, узган ел 471 эш урынында шундый аттестация узган. Бу эш быел да дәвам итә. Үткән ел 96 җитәкче һәм хуҗалык белгече хезмәтне саклау буенча аттестация узган. Якынча 108 кеше янгын сакчылыгы буенча уку-өйрәнүдә катнашкан. Әлеге чаралар өчен 12 миллион сум, ягъни бер хезмәткәргә исәпләгәндә елга 3451 сум тирәсе тотылган. Бу күрсәткеч республиканың агросәнәгать комплексы буенча уртача күрсәткеченнән 1,5 мәртәбәгә күбрәк.
«Яңа тормыш», «Сосна», «Игенче» җәмгыятьләрендә хезмәтне саклау халәте белән танышу барышында уңай фактлар белән беррәттән, кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды. «Яңа тормыш»та, «Сосна»да хезмәтне саклау буенча ирекле белгечләр куелган куелуын, ләкин алар бу эшне өстәмә рәвештә башкара һәм моның өчен аларга өстәмә түләү каралмаган. Нәкъ менә шушы ук хуҗалык басуларында игенчеләр өчен ял итү урыннары билгеләнмәгән. «Сосна» җәмгыяте басуларында хәзерге вакытта комбайннар эшләвенә карамастан, янгын сакчылыгы таләпләре үтәлмәгән, андый-мондый хәл була калса, су тутырылган техника да куелмаган.
Ни кызганыч, «Сосна» белән «Игенче» җәмгыятьләрендә профсоюз оешмалары бөтенләй юк, шул исәптән хезмәт урыннарындагы шартларга һәм хезмәтне саклауга җәмәгатьчелек күзәтчелеге дә каралмаган. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә янә бер кат искәртәсе килә, урыннардагы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә салкын карамаска кирәк, булган кимчелекләрне вакытында бетерү, төзәтү сорала.
Әгәр дә ваемсызлыгыгызны дәвам итәсез икән, бәхетсезлек очраклары була калса, инде соң булачак...».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250