Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт»ле булу бәхет

Моннан 46 ел элек миңа җылы кулларын сузган Советлар Союзы матбугатына рәхмәтем һәм хөрмәтем бик зур. Район газетасы безне, районыбыздагы совет яшьләрен тәрбияләүдә, матур эшләргә, яңа тормышка өндәүгә рухландыруга зур этәргеч булды.

«Хезмәт» газетасы, чын мәгънәсендә, минем икенче туган йортым ул. Колагыма гүя кургаш хәрефләр текелдәве ишетелә, борынны ярып, җанга рәхәт, җылылык бирүче типография буявы исе керер кебек. Биредә армый-талмый хезмәт куючы егетләр һәм кызларның күбесе балаларым яшендәгеләр. Егерме елга якын эшләүче Нурулла Галиев - минем бишенче редакторым. Язмаларыма «яшел ут» ачкан «Хезмәт»кә керткән хезмәтемә югары бәя биреп, «Рәхмәт хаты» тапшыруына, юбилеем уңаеннан, «Рәхмәт хаты» юллаган район хакимиятенә, язмаларыма җылы мөнәсәбәтләрен, рәхмәт сүзләрен ирештергән газетаны укып баручы райондашларыма рәхмәт. Газетабыз быел 80 яшен тутырды, дибез. Мин редакциягә аяк басканда аның, кем әйтмешли, 34 яшьлек чагы гына булган икән. Миңа калса, һаман яшь булып кала бирә «Хезмәт». 7нче дистәмә бассам да, яшьлек юлларым, гомер юлым үткән ак кәгазь сукмактан аерылмыйм - яшьлектән китәсе килми!
«Хезмәт»не әле дә өебезгә яздыртып алып, бөтен гаиләбез белән укыйбыз. Йорт салганда, каралты-кура җиткергәндә кирәкле әйберләрнең күбесен шундагы белдерүләр аша юнәттек. Йорттагы бик күп кирәк-яракны шул «Хезмәт» аша таптым. Хәтта сыерны да газетага бирелгән белдерү аша алып кайттым. Гомумән, районыбыз халкы өчен бик кирәкле газета ул «Хезмәт». 92 яшенә якынлашучы әнием дә башка газеталар арасыннан иң элек «Хезмәт»не соратып ала. Аңа быел да беренчеләрдән булып язылып куйдым. Сез дә язылыгыз. Үкенмәссез. Районның көзгесе булган «Хезмәт»ле булу үзе бер бәхет ул.

Хөрмәтле райондашлар! Киләсе елның беренче яртыеллыгына «Хезмәт»кә язылырга онытмагыз.
Кышкы озын кичләрдә «Хезмәт» сезне һәрчак үзенең җылы, матур язмалары, файдалы мәгълүматлары, райондашларыбызның иҗаты белән таныштырып барыр. Газетага язылырга санаулы көннәр калганын көтеп ятмыйк, тиз көннәрдә почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итеп, яраткан газетабыз «Хезмәткә язылуны ашыктырыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250