Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле Балтачлылар!

Сезне барыбыз өчен дә изге һәм кадерле булган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм!

Кулларыгызның жылылыгы һәм олы йөрәкле булганыгыз өчен, бетмәс-төкәнмәс хәвефле һәм йокысыз төннәрегез, яшьле күзләрегез өчен рәхмәт Сезгә!
Сугыш елларының күтәрә алмаслык авырлыклары күп милләтле районыбыз халкының ихтыярын сындыра алмады, Җиңүгә булган ышанычын какшатмады. Олысы һәм кечесе бердәм булып, Бөек Җиңү өчен көч куйды. Якташларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы аларны мәңгелек данга күмде. Фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 кеше медальләр белән бүләкләнде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 898 ветеранга юбилей медальләре тапшырылды. Бүген районыбызда 30 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Илебезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен һәлак булган ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү хакына игелекле гамәлләр кылу юлында барыбызга да уңышлар һәм иминлек телим!
Бөек Жиңү көне белән изге күңелле, хөрмәтле сугыш хәм тыл ветераннары! Олы ихтирам Сезгә, ветераннарыбыз! Һәлак булганнарга мәңгелек дан!
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=qpvfwAvXQfY

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250