Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар!

15 февраль көнне совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 26 ел тула.

Гадәттә, әлеге датаны кемнәр утлы әфган юлыннан үткән һәм кемнең язмышы шушы илдә барган вакыйгалар белән бәйле, шулар билгеләп үтә. Әмма бу көн ВАТАН, НАМУС, БУРЫЧ төшенчәләрен изгегә санап яшәүче һәрберебез өчен дә аеруча мөһим. Әфган җирендә хезмәт иткән дәвердә сез безнең солдатларга гына хас какшамас ныклыкны, сабырлыкны, батырлыкны, кыюлыкны бәян иттегез. Ата-бабаларыгызның данлы сугышчан традицияләрен дәвам итүчеләр сез, чын мәгънәсендә безнең горурлыгыбыз.
Туган өйләрегезгә кайткач та тыныч тормышта намус белән хезмәт иттегез, җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы балалар үстердегез.
Кадерле әфганчылар! Барыгызны да, шулай ук туганнарыгызны, якыннарыгызны әлеге әһәмиятле дата уңаеннан тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телим. Күкләрегез һәрчак аяз булсын, сугыш җилләре безнең балаларыбызга кагылмасын.
В.ВӘЛИЕВ
Балтач районы хәрби
комиссариаты
бүлеге башлыгы
Фото: http://pryamoj-efir.ru/den-voina-internacionalista/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250