Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле кооперация хезмәткәрләре!

Сезне ихластан Халыкара кооперация көне белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаилә тигезлеге, эшегездә зур уңышлар телим. Район халкына сәүдә хезмәте күрсәтү өлкәсендә куйган хезмәтләрегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Сез бик кыен шартларда да районда кооперацияне саклап кала алдыгыз. Аеруча, халыкка туклану продуктлары җитештерүдә сез гел эзләнүдә, үсешкә омтыласыз. Районда, республикада нинди генә ярминкә, күргәзмә оештырылмасын, аларның һәрберсендә сез җитештергән продукция югары бәя ала.
Республика, Рәсәй күләмендә алган күпсанлы Рәхмәт хатлары, дипломнар моңа ачык дәлил. Әмма әле коллективның үз продукциясенең сыйфатын яхшырту юнәлешендә шактый гына эш башкарасы, аны халыкка җиткерүдә дә әле бик күп нәрсәне үзгәртәсе, сату челтәрләрен киңәйтү мәсьәләсе хакында да уйлыйсы бар.
Мин ышанам: киләчәктә коллектив әлеге кимчелекләрне бетереп, районыбыз халкын үз продукциясе белән югары дәрәҗәдә тәэмин итәр. Балтач продукциясе, һичшиксез, һәр табында иң күркәм ризык булыр.
Рамил НОТФУЛЛИН муниципаль район башлыгы
Фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=77&id=499755

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250