Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер аша бүгенгегә

Бүген әфганчы-интернационалистлар район үзәгенә бәйрәмгә җыелды. Ул әфганчылар һәйкәле янында башланып китте.

Һәйкәлгә веноклар куйганнан соң, тау-таш арасында гомерләре өзелгән, шулай ук туган якка кайткач, бакыйлыкка күчкән егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, алар хөрмәтенә өч залп белән коралдан аттылар. Әфганчылар Арбор авылына да барырга онытмады. Алар Тәлгать Гыйльмановның туган нигезендә булып, әнисенең хәлен белде. Район үзәгендәге "Батырлар аллеясы"на веноклар салганнан соң, әфганчылар гаиләләре белән Мәдәният үзәгенә юл алды. Биредә алар хөрмәтенә бәйрәм концерты әзерләнгән иде. 9 ел да 1 ай һәм 9 көн барган сугыш хәтер аша бүгенге көнгә килеп тоташты. Таулар арасындагы афәт күңелләрдә яңарды, бугазга төер тыгылды, күзләр яшь белән капланды.
Газиз балаларын югалткан аналарга, тол калган хатыннарга сабырлык теләп, чәчәкләр тапшырылды. Патриот уллар үстереп, барлык авырлыкларны зур сабырлык белән үткәргән, югалтуларга тешен кысып түзгән әниләргә түбәнчелек белән баш иелде. Ил каршындагы бурычын намус белән үтәп, бүгенге көндә лаеклы хезмәтләре белән үрнәк булганнарга, юбилярларга, оештыру эшләрендә актив катнашканнарга диплом һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җырларның иң моңлылары, биюләрнең иң дәртлеләре дә бары алар хөрмәтенә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250