Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер китабына ярдәм кирәк

Хөрмәтле райондашлар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013нче елның 8нче апрелендә 628нче номерлы боерыгы нигезендә, 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында җиңү өчен тылда батырларча хезмәт куючыларның эшчәнлеген мәңгеләштерү максатыннан, «Татарстан Республикасының тыл батырлары» дип исемләнгән «Хәтер китабы» бастырылачак.

Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары йорттан-йортка йөреп мәгълүматларны туплыйлар. Архив, ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан да ул еллардагы архив документлары торгызыла. Мәктәп балалары тарафыннан җыелган мәгълүматлар системалаштырылып авыл җирлекләренә тапшырылачак. Торган җирләреннән күчеп киткән, нәселләре өзелгән гаиләләр хакында мәгълүматларыгыз булса, шулай ук авыл җирлекләренә тапшыруыгызны сорыйбыз. Тулырак мәгълүматлар белән Балтач сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250