Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтерләрдә яңарттык

Быел Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 24 ел булды. Әлеге вакыйга 15нче февраль көнне район мәдәният үзәгендә билгеләп үтелде.

15нче февраль - әфганчы-интернационалистлар өчен хәтер көне дә, яралар яңару көне дә. 24 ел узса да, дәһшәтле сугыш ачысы әле дә төшләргә кереп саташтыра, мәңге онытылмаслык яра булып күңелләрдә саклана.
Һәр елдагыча әфганчы-интернационалистлар быел да 15нче февраль көнне район үзәгенә җыелды. Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев һәм әфганчылар советы рәисе Фәрит Шәрифуллин Арбор авылында булып, Әфган сугышында һәлак булган рядовой Тәлгать Гыйльвановның әнисе янына барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Аннан соң әфганчылар үзләре хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салдылар. Мәдәният үзәгендә исә алар өчен түгәрәк өстәл оештырылган иде. Район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, район Пенсия фонды идарәсе, төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм юрист кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аннан соң әфганчы-интернационалистлар концерт карады. Әфганчыларны район хәрби комиссары Руслан Рахманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, әфганчылар советы рәисе Фәрит Шәрифуллин котлады.
- Сугыш авырлыгын күреп, исән-сау әйләнеп кайтып, матур тормыш төзеп, игелекле эшләр башкаруыгыз бик күпне сөйли, - диделәр алар. Матур, моңлы җырлар, дәртле биюләр әфганчы-интернационалистларга ачы үткәннәрне вакытлыча булса да оныттырып, киләчәккә якты өметләр белән карарга этәргеч бирде.
Рәсемдә: әфганчы-интернационалистлар яу кырында һәм туган якка кайткач һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә венок салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250