Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш киләсең, Яңа ел!

Бусагада Яңа 2012нче ел ишек шакый. Районыбыз халкы әлеге зур чараны истәлекле, күңелле итеп үткәрергә тырыша. Халык телендә дә бит «Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай озатырсың да», дигән гыйбарә яшәп килә.


Район үзәгендә үткәреләчәк бәйрәм программасы белән таныштырып үтәбез:
29нчы декабрьдә - мәдәният үзәге залында районыбызның иң сәләтле балалары катнашында «Яңа елда яңа йолдызлар» концерты;
30нчы декабрьдә -Яңа елга багышланган зур бәйрәм концерты;
31нче декабрьдә - Үзәк мәйданда 19 сәгатьтә «Яңа ел могҗизалары» кичәсе. Бәйрәмне ямьләндерергә башкаладан эстрада артистлары кайтуы да көтелә. 1нче гыйнварда төнге сәгать 2дә чыршы тирәли биюләр һәм дискотека булачак.
Авыл мәдәният йортларында һәм клубларында бәйрәм кичәләре 29, 30, 31 нче декабрь көннәрендә үткәрелә.
1 -10нчы гыйнвар көннәрендә дә бәйрәм атмосферасы дәвам игәчәк. Кичләрен Үзәк мәйданда дәртле көйләр агылып торачак. Яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре тарафыннан чиратлашып төрле чаралар үткәреләчәк.
5нче гыйнварда - мәдәният үзәгендә районыбызның яшь җырчысы Рәшит Сабиров концерты,
6нчы гыйнварда - Фидәил Зарипов концерты.
Искәрмә. Билетлар мәдәният үзәгендә сатыла, концертлар сәгать кичке 7дә башлана.
Яңа елга багышланган чаралар 13нче гыйнвар көнне Үзәк мәйданда Искечә Яңа елны каршылау тамашасы белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев