Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәзер ремонтлау отышлы

- Язгы чәчүне, терлек азыклары хәзерләү һәм урып-җыюны, туңга сөрүне районда беренчеләрдән булып яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Ничек итеп дисеңме? Анысын менә паркка баргач күрерсең, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгеч-консультанты Рәис Гатауллин «Якты юл» җәмгыяте үзәге Куныр авылына килеп җиткәч.

Биредә безне хуҗалыкның баш инженеры Зиннур Әсхәдуллин каршылады. Ул атаклы механизатор Нурлыҗан Әсхәдуллинның улы булып чыкты. Зиннур да әтисе юлыннан китеп, башта 6 ел тракторда эшләгән. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап югары белем алгач, 9 ел комплекслы бригаданы, аннан 4 ел төзүчеләр бригадасын җитәкләгән, 10 ел баш икътисадчы булган. Менә хәзер 4 ел инде хуҗалыкның техникасы өчен җаваплы. Кыскасы, кайда эш аксый, «Ашыгыч ярдәм» шикелле Зиннур шул участокта. Хуҗалыкның машина-трактор паркы капкасыннан керүгә үк территориядәге идеаль тәртип игътибарны җәлеп итә. Культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлап, тиешле частьларын майлап, киләсе ел кыр эшләре өчен әзерләп куйганнар. «Каты салкыннар башланганчы эшләп куйыйк дидек», - ди Зиннур. Әле мастерскойны җылыту өчен ягарга да күп кирәкми. Кирәкле запас частьларны юнәтергә дә вакыт җитәрлек. Аннан киләсе елга аларның бәясе тагын да артмас дип тә әйтеп булмый. Гомумән, авыл хуҗалыгы машиналарын хәзердән ремонтлап кую һәрьяклап отышлы. Шуңа күрә кыр эшләре төгәлләнүгә техника ремонтлау өчен махсус бригада оештырганнар «Якты юл»да. Бригада членнары элекке комбайнчы Равил Муллагалиев, махсус белемле белгеч Раил Зиннәтуллин, җәй буе «Макдон» чапкычында төрле үләннәр чапкан Рәшит Галиуллин һәр агрегатны җентекләп күздән үткәрәләр. Хәзер БДТ-3 тырмаларын тәртипкә китерәләр. Эретеп-ябыштыру, токарьлык цехларында Азат Нәбиев, Хәлил Хәбибрахманов аларга кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар. Гараж мөдире Ирек Садыйков та техниканың кадерен белә торган кеше. «Полесье» комбайнын, «Макдон» чапкычын ремонтлап саклау өчен мастерскойга кертеп урнаштырганнар. Инде мастерскойда «ДОН-1500» комбайнының да берсен ремонтлый башлаганнар. Ремонтчылар эшләнгәннәренә күпме алачакларын белеп торалар. Түләү тәртипләре тактага язып куелган.
Язма башындагы «Якты юл»лыларның кыр эшләрен ничек итеп шулай әйбәт башкарып чыга алуларына җавап булды бугай. Һич икеләнмичә әйтергә була, төп сәбәп техникада, аны алдан ук яхшы итеп әзерләп куюда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250