Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Иң яхшы терлекчелек йорты» конкурсы бара

Авыл хуҗалыгы тармагында быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, әлеге бәйгенең әһәмиятле чара булуын билгеләп үтәргә кирәк. Сүзем «Иң яхшы терлекчелек йорты» конкурсы хакында.

Профсоюзларның республика комитеты Президиумының 14нче гыйнвардагы карары нигезендә 1нче февральдән 1нче апрельгә кадәр җәмгыятьләрдәге иң яхшы терлекчелек йортларын билгеләү өчен конкурс игълан ителде. Иң яхшыларны 35 төрле пункт буенча сайлап алдылар. Биредә яшәү шартлары, бинаның мебель белән җиһазланган булуыннан тыш, ял графигы, хезмәт саклау почмагы кебек мөһим элементлар да исәпкә алынды. Беренче урынга Татарстан җәмгыятенең Салавыч фермасы терлекчелек йорты лаек дип табылды. Икенче урында азга гына калышып «Якты юл»ның Шода терлекчелек йорты. Смәел фермасы терлекчелек йорты исә өченче урын яулады. Җиңүчеләр Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Республика күләмендәге бәйге 1нче апрельдән 10нчы майга кадәр дәвам итеп, 25ендә нәтиҗәләр ясалачак. Терлекчелек йортларының әһәмиятен арттыру һәм фермаларда эшләүчеләр өчен уңай шартлар тудыруны төп максат итеп алган бәйгенең финал өлешендә безнекеләргә Балтач данын еракларга танытырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250