Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибарны арттырыйк!

Районыбызда 30нчы декабрьдән 12нче гыйнварга кадәр мәктәпләрдә кышкы каникуллар башлана. Каникул чорында балалар өйдә генә утырмыйлар.

Чана, чаңгы шуу балаларның сәламәтлеге өчен кирәк, әлбәттә. Юлда машиналарның күп булуын исәпкә алып, чана шууны олы юлдан читтәрәк оештыру чараларын күрсәк иде. Юлны аркылы чыкканда да махсус чыгу урыннарыннан гына йөрергә һәм игътибарлы булырга кирәк. Кышкы юлда шофер машинаны тиз генә туктатып бетерә алмый. Кич белән уйнарга чыкканда киемнәрдә яктырткыч элементлар булса, шоферлар балаларны алдан ук күреп килерләр һәм саклык чарасын да күрерләр иде. Әти-әниләр дә балалар иминлегенә салкын карамасыннар. Автомобильгә баланы утырту өчен яшенә карап иминлек каешлары, махсус утыргычлар яки креслолар булуы шарт. Балаларыбызны саклыйк, юлларда имин йөрик.
район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250