Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ихлас күңелдән

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Сезне район җитәкчелеге, шәхсән үз исемемнән уртак бәйрәмебез булган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, тазалык-тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм муллык телим. Авыл хуҗалыгы гомер-гомергә районның төп тармагы булды һәм шулай булып кала. Райондашлары-бызның күпчелеге тормыш итүләрен, яшәү мәгънәләрен туган җирләре белән бәйлиләр икән, бу аңлашыла да. Әти-әниләребез, нәсел-ыругларыбыз яшәгән җир изге ядкарь ул. Без бүген шушы җирдә яшәвебез, эшләвебез белән чиксез бәхетле.
Бу бәйрәм көнендә авыл кешесе, аның җәмгыятьтә тоткан роле хакында нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Ил тормышында нинди генә чатаклыклар, кыенлыклар булмасын, авыл кешесе шау-шу кубармыйча, тыйнак кына, төптән җигелеп хезмәт итә, язмышына төшкән олы йөкне зур көч һәм тырышлык белән җиңеләйтергә омтыла. Бүген дә авыл әйтеп бетергесез тырыш хезмәтен салып илне туендыруны, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең беренче бурычы итеп саный. Күрше регионнарда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кимү ягына барганда да, без тотрыклы-лыкны саклый алдык. Әле ул гына да түгел, ел саен күпмедер дәрәҗәдә үсешкә йөз тотабыз. Бу исә безгә, авыл киләчәктә дә үзенең матур традицияләренә тугрылыклы булып калыр, дияргә ышаныч тудыра.
Сер түгел, быел авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы табигать тарафыннан шактый нык кыерсытылды. Нәтиҗәдә икмәк һәм бәрәңге уңышы алдагы елдан байтак чигенке булды. Шуңа да карамастан, кышлату чорына мул азык запасы булдырдык, иң мөһиме, шәхси хуҗалыкларны терлек азыклары белән тулысынча тәэмин иттек.
Ел әйләнәсе мул продукция алуда олуг хезмәт куючы терлекчеләребез матур эшләре белән сөендерәләр. Аларның хезмәткә омтылышы кышлатуны да уңышлы үткәрүебезгә ышаныч тудыра. Бүген без зур сәяси вакыйга алдында торабыз. Якшәмбе көнне ТР Дәүләт Советы депутаты сайлаулары үткәреләчәк. Районыбыз халкы бу әһәмиятле чарада зур оешканлык һәм активлык күрсәтер, дип ышанасы килә. Хөрмәтле иптәшләр!
Алтын көзнең матур бәйрәме - Авыл эшчәннәре көне мөбарәк булсын. Нык сәламәтлектә, исән-имин, гел шулай бергә-бергә ил табынын баетырга, җан тынычлыгы белән эшләргә, яшәргә язсын! Барыгызга да тирән ихтирам белән,
Марат ЗАРИПОВ Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250