Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ихлас һәм рәхәт бәйрәм

Кем ничектер, ә мин «Гырон быдтон» бәйрәмен елның-елында сагынып көтеп алам. Телеңне йотарлык боткалары, тәм-томнары, квасы өчен генә түгел, ә бәйрәмнең гадилеге, ихласлыгы өчен яратам.

Бәйрәм башлануын тәңкә чыңнары хәбәр итте. Республикабызның төрле районнарыннан килгән удмурт коллективларын мәйданга Кояш һәм Җәй кызлары озата керде. Күр, күпме дуслар килгән! Керәшен дуслар да читтә калмаган. Әнә ничек шатланалар. Йөзләрдә елмаю, күңелләрдә шатлык. Ул көе... Ниндие генә бит. Аяклар да бер урында тик тормый. Биемәс җиреңнән биетә. Мәйдан тутырып, рәхәтләнеп биеделәр. Удмурт халкының милли бизәкләре, күз явын алырлык төсләре, тәңкә чыңы бөтен мәйданны бизәде. Әлеге гүзәллеккә ямь өстәп, «Шулдыр жыт» ансамбле дәртле, моңлы җырларын сузды.


Борынны ярып мәйданга ботка исе таралды. Эх, тәмле дә соң боткасы... Болытлар яңгырлы, җирләр уңдырышлы, еллар тыныч булсын да, халыклар үзара дус-тату яшәсен дигән изге теләк белән бәйрәмгә хәер-фатыйха бирелде. Шуны гына көткәндәй һәр тарафта уеннар гөрләде. Сәхнәдә исә делегатлар иң кәттә чыгышларын тамашачы хозурына тапшырды. Булдыралар да инде. Тыңлап та, карап та туярлык түгел үзләрен. Тамашачылар рәхәтләнеп биеде. Биеп - җырлаган арада спорт уеннарында да катнашырга вакыт таптылар. Агач кисү ярышы быел да бик күңелле узды. Пычкылары чүт сынмады. Ул ашыгалар, ул каушыйлар. Курмаладан Газинур Гарипов белән Малмыж районыннан килгән Хәлимә Әсхадуллинаны гомер буе урман кискән диярсең.


Чү! Мәйданның сул ягында капчыклар җанланган түгелме? Юк икән. Өлгер егетләр кулында икән ул капчыклар. Күр, Субаштан Илшат Вафин урыныннан да селкенми. Исәбе - җиңү. Шул арада халык ник икенче якка йөгерә дисәм, әтәч артыннан куалар икән. Әтәче дә кызык итте, эшләп ашагыз диде бугай. Мәйдан тирәли тик әйләнеп йөри. Әмма егетләр дә сер бирмәде. Зәңгәр футболкалы егет әтәч очынырга омтылганда гына тәпиләреннән эләктерде дә алды. Менә бу дәүләт. И, сөенер инде тавыклары. Ярышлар кызганнан-кызды. Үзем дә түзмәдем, таяк тартышына кереп көчемне сынарга булдым. Фотоаппарат белән карточкага төшереп, уй-кичерешләреңне дәфтәр битенә язу гына түгел бу сиңа. Тик сер бирәсе килми. Әмма нык беләкле авыл апасына юл куеп, икенче урын белән чикләнергә туры килде.


Көч түкми генә бүләк оту мөмкинлеге дә бар иде. Яңа төр ярыш. Ачкычлар бәйләменнән тиешлесен табып ошады. Үзе дә бик чая - диде Лызи авылыннан килгән апа. Бәйгедә җиңелүчеләр булмады. Һәр чыгыш төрле номинация белән билгеләнде. Мамадыштан Ольга Шахтина - «Чеберина-Сылу», Балтач данын яклаган Сала Көшкәт кызы Анна Михайлова - «Чеберина - акыллы», Алабугадан Вера Николаева - «Чеберина - ягымллы», Кукмарадан Ксения Костина - «Чеберина-чибәркәй», Әгерҗедән Екатерина Матвеева - «Чеберина - уңган» номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
Елның-елында традиция буенча җәмгыятьләр тарафыннан әзерләнгән мул табыннар, шәхси эшмәкәрләрнең сату нокталары халыкка көн буе хезмәт күрсәтте. Ихласлык, гадилек белән сугарылган бәйрәмдә барлык милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп ял итте.
Рәсемдә: Удмуртия җитәкчелегенең бәйрәм тәбрикләүләрен тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте.

«Әтәч минеке... минеке генә!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250