Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иминлек юлдаш булсын!

Шоферлар аны «әниебез кебек инде ул», - диләр.

Рәсемдә: «Балтач сөт-май комбинаты»нда озак еллар бухгалтер булып эшләүче Гөлфәния Әхмәдиева комбинатның алдынгы шоферлары (сулдан-уңга): Айрат Фазылҗанов, Әюп Мөхәммәдиев һәм Илдар Хәбибуллин белән.

Сүзем - «Балтач сөт-май комбинаты» җәмгыятендә 36 ел өзлексез хезмәт куючы бухгалтер Гөлфәния Әхмәдиева турында. Ул шоферларның кайсы-кайда күпме эшләгән, путевкаларын дөрес итеп тапшырганмы, барысын да контрольдә тотып, вакытында хезмәт хакларын исәпләп тора. Быел җәй, коллектив әгъзаларының җылы рәхмәтләрен ишетеп, лаеклы ялга чыкса да, үзенә хас төгәллек белән эшен дәвам итә, үзенә лаеклы алмаш әзерли. Автотранспорт җитәкчесе Рузил Зәйнуллин коллективны туплап, матур итеп эшләтә. Машиналарның төзеклеге, запас частьлар белән тәэмин итү дә тулысынча аның өстендә. Һәм монда, билгеле, комбинат директоры Илшат Нуриевның оста җитәкчелек итүен, барлык эшче хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары тудыру өчен нык кайгыртучанлык күрсәтүен әйтеп үтәргә кирәк. Ай саен числоның 15-20ләрендә хезмәт хакы бирелә. Хакның бер өлешен үзләрендә җитештерелгән продукция белән дә түлиләр. Әмма бездә халык күндәм, зарланмыйлар монда. Юлдан кайтып кермәгән шоферлар бигрәк тә. Үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгәннәр. Автобус белән комбинаттагыларны эшкә йөртүче Рамил Сәмигуллин һәр көн иртән сәгать 5нче яртыда рейска чыга. Илдар Хәбибуллин, Харис Ибраһимов, Айрат Фазылҗанов моннан 12 ел элек утырган машиналарында ремонтка зур чыгымнар чыгармыйча, ел саен йөзләрчә тонна сөт ташыйлар. Рәсим Сәләхетдиновның да тәҗрибәсе бер дистәгә якынлашып килә. Күбрәк ерак юлларга йөрүче Рафаэль Галиевның да комбинат эшенә чатаклык китергәне юк. Биредә җитештерелгән продукцияне - май, сыр... махсус машинада төрле шәһәрләргә, нигездә, ул илтә. Әюп Мөхәммәдиев һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә махсус җиһазландырылган «ГАЗель» машинасында зур төгәллек белән район кибетләренә комбинатта җитештерелгән сөт продукцияләрен тарата.
Автохуҗалык базасында машиналарны карап-ремонтлап тору өчен эш шартларын гел яхшырта баралар. Токарь, эретеп ябыштыру, слесарьлык цехларында тәҗрибәле осталар эшли. Балтачка кушылу сәбәпле, 1 июньнән Кукмара комбинаты автохуҗалыгы машиналары да биредә исәпләнә. Сөтне алар да ташый. Шоферларны һәркөн иртән сәгать 5 тулып 30 минутта рейс алды медосмотры үткәреп, шәфкать туташы Зөлфия Григорьева юлга чыгарга рөхсәт иткәч кенә, диспетчер Өммеһани Бариева путевка яза. Ә механик Айнур Николаев машинаның төзеклеген тикшереп, шоферларга хәерле юл теләп озатып кала. Юлларыгыз имин булсын! Исән-сау йөрегез, уңган шоферлар!
Рәсемдә: «Балтач сөт-май комбинаты»нда озак еллар бухгалтер булып эшләүче Гөлфәния Әхмәдиева комбинатның алдынгы шоферлары (сулдан-уңга): Айрат Фазылҗанов, Әюп Мөхәммәдиев һәм Илдар Хәбибуллин белән.
«Балтач сөт-май комбинаты» шәфкать туташы Зөлфия Григорьева эшенә җаваплы карап, шоферларның сәламәтлекләрен даими кайгырта, һәр рейска аларның алкогольле эчемлек кулланмаганмы икәнлекләрен тикшереп (рәсемдә) чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X