Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җир, Ай, Кояш белән бергәләп

Балтач күпмилләтле төбәк булуы белән үзенчәлекле. Димәк, биредә төрле гореф-гадәт, йолалар сакланышы да байтак дигән сүз. Мәсәлән, һәр милләт тә табигать кочагында борынгы әби -бабалардан сакланып калган бәйрәмен билгеләп үтәргә ярата. Татарлар - «Сабантуй», чувашлар - «Уяв» яки «Ака туй» йолаларын, рус һәм керәшеннәр - «Каравон» һәм «Питрау»ны, марилар -...

«Гырон быдтон» - сабан, ягъни чәчү бетү дигәнне аңлата. Элек аны печәнгә төшәр алдыннан бәйрәм иткәннәр. Төп нигезе белән мәҗүсилеккә барып тоташа торган бу бәйрәмнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар: Җир, Ай, Кояш, Яңгыр Аллаһларына дога кылу, рәхмәт белдерү; орлыклар чәчелгән басуга җыелышып игеннәрнең мул уңыш бирүен теләп дога кылу. Бәйрәм мәйданына килгәч тә иң беренче булып Жрец (Атакай) удмурт телендә Җир-Анага рәхмәт укый, аңа башкалар да кушыла. Кырга бәйрәмгә дип җыйналган халык иң әүвәл казанда пешкән бодай (яки тары, борай ярмасы) боткасыннан авыз итә. Ботканың бер өлеше кошларга бирелә, калганы белән халык сыйлана. Әлеге йолалардан соң мәйдан уртасында милли уен-ярышлар, күңел ачу чаралары башланып китә. Шулай итеп, уйнап-биеп, җырлап удмурт халкы көн дәвамында бәйрәм иткән. Бүгенге көндә дә җирле удмурт халкы «Гырон быдтон»ның йолаларын тиешле дәрәҗәдә үтәп, аны киләчәк буынга үз йөзен саклаган хәлдә бүләк итәргә омтыла.
Быелгы бәйрәм программасының нигезендә дә әлеге үзенчәлекләрне очратырга мөмкин. Милли бәйрәм буларак, удмурт халкына гына хас күренешләр, милли киемнәр, яшәү рәвешен һәм көнкүрешен чагылдырган композицияләр, милли ашлар бәйрәмгә кабатланмас төсмерләр өсти. Ә уен-ярышларга һәм бәйгеләргә килгәндә исә, «Без - удмуртлар» дигән фольклор чыгышлар, «Иң яхшы такмак башкаручы», «Чеберина-чеберай» - «Удмурт чибәре» бәйгесендә Татарстанда яшәүче удмурт халкы вәкилләре белән беррәттән, Удмуртия Республикасыннан килгән кунаклар да катнашачак. Бәйрәмнең республикакүләм дәрәҗәдә үткәрелүе дә Балтачыбыз өчен әһәмиятле роль уйный. Бәйгеләрдә бүләкләрнең саллылары үз «батырларын» көтә. Удмурт һәм керәшен халкына хас дуңгыз баласы куу, җирдән ераклыкка йомырка тәгәрәтү, итек ату, күзне бәйләп йомырка җыю кебек уеннар янына таяк һәм аркан тарту, авыш һәм туры баганаларга менү, капчык бәрешү, көянтә белән су ташу, чаңгыда узышу, «балык тоту», утын кисү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, ирләр, хатын-кызлар һәм балалар йөгереше һәм башка төрле ярышлар өстәлә.
Бәйрәмнең ачылу тантанасы 30нчы июнь көнне Чепья авылында сәгать 11.00дә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез! Күп милләтле Балтач районы җирлегендәге олы бәйрәмнең даны еракларга таралсын!
Шулай ук Ушма авылы кирпеч заводы яныннан сәгать 9.30да махсус маршрутта автобус кузгала. Кире кайту - 15.00 сәгатьтә.
Бәйрәмне оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250