Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртә түгел, иптәшләр!

«Иртә чыккансыз түгелме, урак башланды гына бит әле», дип каршылады безне «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе. Бик вакыт кына, Мәгъсүмҗан әфәнде, урак соңарганны кичермәгән кебек, сыйфат комиссиясе дә ниндидер могҗиза көтеп ятарга җыенмый.

17 июльгә каршы көнне яңгуллылар 111 гектар мәйдандагы борчакны бер көн эчендә суктырып та куйганнар. «Нинди марка ургычлар бар, «Магдон»нан кала барысын да чыгардык», ди агроном. Ургычлар алып бетермәгән урыннар бар үзе, ләкин шулкадәрле үк куркыныч түгел. Шунысы куандыра, уңышны югалтуга юл куймаганнар, аяз, кояшлы көннең кадерен белеп, борчакны коры килеш амбарларга кайтарта алганнар. Саламын гына җыеп аласы калган. Гектарыннан 22,6 центнер уңыш чыккан. Иске Көшкәттә дә борчак уралар. Арыш сугарга керешкәннәр. Амбар хуҗалыгына бүген (17 июль) газ ялгыйбыз, диделәр.
«Маяк»та да шулай ук борчак уңышын җыеп алу белән мәшгульләр (17 июль). Биредә борчакны «Магдон» комбайны белән екканнар, шуңа да эш сыйфатлы башкарылган. «Шулкадәрле җайлы техника, чыгымы да күп түгел. - ди җәмгыять рәисе Хәлил Хаҗиев.- Комбайнчылары да бер дигән!» Комиссия килгәндә басуда өч комбайн суктыра иде (комбайнчылар А.Хәбибуллин, Р.Сәмигуллин, И.Зарипов (рәсемдә ярдәмчесе Илфат Хәмидуллин белән), кичкә тагын икәү килә, иртәгә «Енисей» дә чыгачак, диде рәис. Яңгулда ягулык белән бераз проблема булып алды, «Маяк»та ул яктан моң-зар юк дип белдерде Хәлил әфәнде. Янгын сүндерү машинасын күрмәдек, Ор фермасына су ташу белән мәшгуль, су җиткезеп булмый, диделәр бу хакта сорагач.
«Кызыл юл» җәмгыятенә барырга планлаштырылмаган булса да, юл өстендәге басуда эш гөрләгәнен күреп, шунда юнәлдек. Җәмгыять рәисе Фердинант әфәнде үзе дә борчак басуында булып чыкты. Рәиснең: «Гектарыннан якынча 25 центнер борчак уңышы чыгар дип көтәбез, иртәгә суктырта башлаячакбыз», - дигәненә каршы комиссия әгъзасы, тәҗрибәле белгеч Рифкать Фәхретдинов: «Өлгерерсезме икән, гадәттә, борчакка төшсәң, я яңгыр явып уңышны чылата, я җил кубып борчакны тарата», дигән иде, ни хикмәт, сүзләре рас килде. (Шул кичне районда давылы да купты, боз явып, яңгыры да чылатты. З.Ш.) Байтирәк басуында арыш сугалар. Арышлар арасында хәйран гына чүп үләне күренә, башак очларында бертөрле кара гөмбәчекләр «кунаклаган». «Бу бөртеклене сатып булмый, җәмгыять малларына азык өчен генә файдалансаң инде...», ди комиссия рәисе Наил Сабирҗанов. Амбар хуҗалыгында, складларда тәртип, чисталык, уңышны кабул итәргә әзер.
«Нөнәгәр»дә тып-тыныч. Басуларда талгын җил генә исә. «Борчак егарга иртәгә керешәбез, арыш басуының кырларын да чаптыртып куйдым, уракка «Мельпром»комбайнчыларын чакыртырга исәп», ди рәис. Эшкә яраклы ике «Нива» комбайны белән генә ерак китеп булмас шул. Сыйфат комиссиясе һәрбер җәмгыятькә дә уңышлы урак өсте теләп, сыйфатка аеруча таләпчәнлек күрсәтергә, югалтуларга юл куймаска, эш темпын арттырырга өндәде.
Комиссия әгъзалары: Н. САБИРҖАНОВ, Р.ФӘХРЕТДИНОВ, Р.НУРИЕВ, З.ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250