Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кагыйдә бозма!

2012нче елның 1нче июленнән РФ административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелде.

Таләпләргә туры килмәгән тәрәзә пыялалары һәм «тонировка»лар өчен 500 сум күләмендә штраф белән дәүләт теркәү номерын салдырып, транспорт чарасыннан файдалануны тыю каралган. Юл билгеләре яисә юлның машиналар йөри торган өлешендәге сызыклары белән тукталышны тыю яки транспорт чараларын калдыру таләпләрен үтәмәгәннәр элек 300 сум штрафка тартылса, бүген ул 1500 сумны тәшкил итә. Транспорт чараларының маршрут йөрү өчен каралган юлдан баруы яки күрсәтелгән полосада юл йөрү кагыйдәләрен бозып тукталыш ясаган өчен дә нәкъ шундый ук штрафлар каралган. Мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр чыга торган юлда яки аның алдыннан биш метр кала туктату, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдырган очракта 1 мең сум штраф салынып, транспорт чарасы тоткарланачак. Машиналарны трамвай юлларында туктату яки калдыручылар да 1500 сум штрафка тартылып, транспорт чаралары тоткарланачак. Юл хәрәкәтенә каршылык тудырып, машиналарны юлда калдыручылар элек 100 сум штраф белән котылса, хәзер әлеге гамәл өчен ике мең сум штраф салынып, транспорт чарасын тоткарлау каралган. Торак зоналарда машиналар хәрәкәтендә кагыйдәләрне бозу исә 1500 сумга «төшәчәк».
Күргәнебезчә, штрафлар кыйммәт һәм кырыс. Әмма бу түләмәскә дигән сүз түгел. Тәртип бозгансың икән, штрафыңны вакытында түләү кирәк. Ә иң мөһиме, юлларда тәртип бозма, шофер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250