Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каникулда лагерьга

Сагынып көткән җәйге ялларга да берничә атна вакыт калды. Шуңа да әти-әниләр балаларның җәйге ялларын файдалы итеп үткәрүе өчен бүгеннән үк борчыла. Сорауларга төгәл җавапны мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәк методисты Резеда Гаязова бирәчәк.

- Резеда Сәләхиевна, быел ничә бала ял итә һәм күпмесе эш белән тәэмин ителәчәк?
- Быел 55 процент баланы оешкан төстә ял һәм хезмәт белән тәэмин итәргә мөмкин булачак. Район мәгариф идарәсе аша 880 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 280 бала җәйге ял һәм хезмәт лагерында, «Романтик»та 3 сменада 315 бала ял итәчәк.
- Кайсы мәктәптә нинди лагерь эшләячәк?

- Балтач, Чепья, Түнтәр мәктәпләреннән кала барлык урта һәм төп мәктәпләрдә, Ор башлангыч мәктәбендә 21 көнлек көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк (юллама бәясе 2625 сум, әти-әниләргә түләү бәясе 395 сум). Чепья, Норма, Нөнәгәр, Бөрбаш, Карадуган, Салавыч, Урта Көшкәт, Субаш, Куныр мәктәпләрендә, гимназиядә җәйге ял һәм хезмәт лагере оештырыла. Әти-әниләргә түләү юк.
- «Романтик» лагерындагы яллар хакында да аңлатып үтсәгезче?
- «Романтик» 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 14 июньдә ачыла. 7 көн дәвамында балалар лидерлык серләренә өйрәнәләр, инглиз теле буенча белемнәрен ныгыта. Юллама бәясе 4102 сум. Әти-әниләр 616 сум түләячәк. Икенче смена 22 июньнән 12нче июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 120 бала һәм төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 5 бала ял итә ала. Юллама бәясе 12033 сум. Әти-әниләр 1805 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге чаралар үткәреләчәк. Ул 18 көн: 14 июльдән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 10548 сум. Әти-әниләр 1583 сум түләячәк. Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен заявкалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен заявкаларны әти-әниләр эшләүче оешмалар бирә.
- Балалар өчен тагын нинди ял итү чаралары, эш белән тәэмин итү мөмкинлеге каралган?
- Яшьләр бүлеге аша 1-7 августта «Хыял» палаткалы лагерында 24 бала ял итә ала. Мәшгульлек үзәге төрле оешмалар белән килешү төзеп, 410 баланы эшкә урнаштырачак. Аз керемле гаиләләр социаль яклау бүлеге аша балаларын бушка санаторийларда ял иттерә ала.
Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Фото: karsosh.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250