Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кармакка эләкмик

Бүгенге көндә социаль характерда һәм телефон белән бәйле караклыклар иң актуальләрдән санала.

Алар исә машина оту, юл һәлакәтенә юлыккан туганыңа ярдәм итү, бозымны бетерү кебек алымнар белән тормышка ашырыла. Каракларның корбаны элегрәк өлкән яшьтәгеләр булса, бүген әлеге «кармак»ка яшь буын да эләгә башлады.
Медицина хезмәткәрләре булып караклык эшләргә ният кылган угрылар иң элек йорт хуҗаларының ышанычын яулый. Булачак акча реформасы белән куркытып, акчаларын үзләштерә. Сихер-бозымны бетерү алымын кулланучылар да бик күпләрне ярык тагарак янында калдыра. Шуңа да райондашлардан һәрнәрсәгә игътибарлы булулары сорала. Үзегезне алдатмагыз. Шикле кешеләр белән очрашырга яки шикле вакыйганың шаһиты булырга туры килсә, кичекмәстән 02 яки 2-43-46 номерларын җыегыз. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сезнең мөрәҗәгатьне кире какмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250