Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайда, күпме түлиләр?

Күптән түгел узган республика семинар-киңәшмәсендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ферма эшчәннәренә бик аз гына хезмәт хакы түләүче һәм шулай ук объектларда технологик һәм оештыру эшчәнлеген тупас бозуга юл куючы җитәкчеләргә кискен тәнкыйть сүзләре әйткән иде.

Монда гаепне базарга һәм дәүләткә генә сылтарга кирәкми. Әле һәр хуҗалыкта файдаланмаган резервлар, мөмкинлекләр җитәрлек. Кешеләрне эшкә урнаштыру гына түгел, аларның нинди шартларда эшләве белән кызыксыну мөһим. Терлекләрне карау өчен кирәкле инвентарьлар бирелгәнме, уңаймы, соңгы тапкыр махсус эш киемнәре кайчан алыштырылган, терлек асларына тарату өчен пычкы чүбе, саламы кайтарыламы? Бөтенесенә игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә, районыбызның көзгесе булып торган сөт җитештерү көндәлек контрольдә булырга тиеш. Быел ун айда районда сөт узган ел шул чордагыдан 2139 тоннага күбрәк, 44948 тонна җитештерелде. Әмма кайбер хуҗалыклар узган елга карата шактый чигенеш ясадылар. Менә алар (сводкадагы саннар тонналарда). Мәсәлән, «Сосна», «Игенче», «Алга», «Уңыш» җәмгыятьләре. Җитештерүдәге кебек сыер савучыларның хезмәтенә түләүдә дә аерма шактый. Саннарның беренчесе: ел башыннан сыер савучыларга түләнгән уртача айлык хезмәт хакы, икенчесе - октябрь ае өчен түләнгәне (сумнарда).

Труд

13770

14800

Игенче

13000

11727

Активист

12123

12784

Бөрбаш

12064

12455

Сорнай

12014

11714

Яңа тормыш

11346

11458

Тимирязев исем.

10687

12778

Кызыл юл

10483

10250

Дуслык

10313

9783

Сосна

10248

10600

Татарстан

10212

10192

Маяк

10151

9074

Якты юл

10090

9933

Кама

10047

10015

Смәел

9640

10200

Арбор

9464

7577

Алга

9015

9545

Рәхимов исем.

8806

8778

Тукай исем.

8650

9878

Борнак

8580

9238

Уңыш

7117

8833

Сыер савучыларга иң аз хезмәт хакы түләгән «Уңыш» хуҗалыгы сөт җитештерү буенча да районда иң артта сөйрәлә. Ун айда нибары 660 тонна - күршеләре «Дуслык» хуҗалыгыннан 5 тапкырга кимрәк - сөт җитештерделәр. «Борнак», Тукай исемендәге, Рәхимов исемендәге хуҗалыкларда да сөт саву күрсәткечләре мактанырлык түгел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250