Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайсы ипи тәмле? Балтачныкымы, читнекеме?

Бар иде вакытлар. Ипигә сәгатьләр буе чират тордык, аны да бер кулга исәпләп кенә бирделәр. Бу Балтачта шулай, авылларга бөтенләй сирәк кайтты, халык үзе пешерде.

Хәзер күр менә. Теләсә кайсы азык-төлек кибетендә ипи дә саталар. Һәм аның нинди генә төрләре, кайлардан гына китерелгәне юк. Казан, Чаллы, Малмыж, Арча, Шәмәрдән. Әмма кайбер кибетләрдә бик теләсәң дә үзебезнең Балтач ипиен генә күреп булмый. Югыйсә, конкурентлар тырышса да, үзебезнең Балтач пекарнясының эшләп торган мәле. Көн саен 2 тонна 300 килограмм чамасы ипи һәм башка төр камыр ризыклары пешерелә. Ә җитештерү күләмен 4 тоннага кадәр җиткерү мөмкинлекләре бар. Эшне ике, өч сменада гына оештырасы. Дистәләгән кеше эшле булыр, район бюджетына керәсе салым акчасы да ике-өч тапкыр артыр иде. Әле дә ул кечкенә түгел, айга 60 мең сум тәшкил итә, әле ай саен 100 мең тирәсе Пенсия фондына күчерәләр.
Ләкин районның үзендә җитештерелгән икмәк һәм икмәк әйберләренә районның күп кенә азык-төлек кибетләрендә урын юк. Балтачтагы һәм күп кенә авыл кибетләренә үзебезнең ипине халык ихтыяҗыннан ким алалар яки бөтенләй алмыйлар. Шүрлекләрендә читтән китерелгән ипи. Арзанрак булгач, халык шуларга өстенлек бирә, ди сатучылар. Чыннан да, читләр ипие очсызрак мәллә? Балтачныкы белән Малмыжныкын үлчәп, чагыштырып карадык. Балтач пекарнясы пешергән бер кирпеч ипинең авырлыгы - 650, Малмыжныкы 550 грамм. Сату бәясе буенча беренчесенеке 100 граммы 3 сум 43 тиен булса, икенчесенеке 3 сум 60 тиенгә туры килә. Инде өстенлекне тәме буенча кайсына бирәләр икән дип кызыксындык. Тиз искерсә дә үзебезнең пекарняларда пешкән ипигә җитми диючеләр күп. Ләкин ул сәүдә нокталарында күп очракта булмый.
Юл өстендәге кибеттә нинди ипи бар, шунысын алып китәсең инде, ди сатып алучылар. Әйе шул, Балтач ипие ашыйм дип, берәү дә бистәнең әллә кайсы башыннан пекарняның үз янындагы яки үзәктәге кибетләренә кадәр килеп йөрми инде. Аннан ул ике кибет тә халык күп йөри торган иртәнге һәм кичке якта, әбәд чорларында, якшәмбедә еш кына ябык була. Сатучылары да башка сәүдә нокталарындагы кебек ишектән сатып алучы күренүгә сикереп торырга ашыкмый. Гомумән, пекарняга үз продукциясен үзе сатуны яхшыртасы бар. Монысы мәсьәләнең бер мөһим ягы, ә әлегә Балтачта, авылларда халык нинди ипи китерәләр - тәмле- тәмсезме, арзанмы-кыйммәтме икәненә зур әһәмият бирмичә, шунысын ала. Малмыжныкымы, Казанны кымы, Чаллыныкымы... ул кадәр зур аермасын күрмибез, ипидән генә өзмәсеннәр, диләр. Менә шушылардан соң районыбызда үзебезнең район пекарнясында пешерелгән икмәкнең аз сатылуы беренче чиратта азык-төлек кибетләрендәге сатучыларның каршылыгы дип нәтиҗә ясарга да нигез бар. Югыйсә, аларның барысы да диярлек кайчандыр шушы райпо системасында эшләгән, эшкә шушында өйрәнгән кешеләр, аның ныгып, күтәрелеп китүенә булышлык күрсәтергә тиешләр кебек.
Алда әйткәнебезчә, дистәләрчә райондашыбызга эш урыны, район бюджетына тагын да күбрәк акча керер иде. Пекарня җитәкчелеге үз продукциясен сату буенча үзе дә читкә чыгып караган. Ипи төяп Саба, Кукмара, Арча, Киров өлкәсенең Малмыж районнары авылларына барганнар. Әмма андагы сатучылар «кибет хуҗасы», кибет хуҗалары «район башлыгы кушмый» дип продукцияләрен алмыйлар. Ә без үз районыбыз патриотлары түгел, безгә читнеке дә ярый. Ипи сыйфатсызрак булган йөзгә бер очракны мисалга китереп үзебезне юатабыз. Читтән китерелгәннең дә төрле чагы була, аларын күрмибез. Кибет шүрлекләренә берәр атна торып та күгәрми торган Чаллы, Казан, Малмыж ипиләрен күпләп куябыз. Ә озак саклансын өчен ипине пешергәндә нинди матдәләр кушылганын уйламыйбыз.
Экологик чиста ипине күгәртмичә өч- дүрт көннән артык саклап булмый. Ә Балтач пекарнясында ипи башын мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча экологик чиста ипи пешерәләр. Менә шулай, җәмәгать, читтән китерелгән ипигә өстенлек бирәбезме, әллә районыбыз патриотлары булып, үзебезнең Балтач икмәк пешерүчеләрнекенәме? Һәркемнең үз ихтыяры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250