Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көчең булса — эшкә җик!

Әле кайчан гына укучылар җәйге ялга чыкканнар иде. Инде аның да икенче ае үтеп бара. Җәйге ялны һәркем үзе теләгәнчә уздыра: кемдер лагерьларда ял итә, кемдер өендә кала. Әмма әле өченче төркемгә керүчеләр дә бар.

Болары - 3 ай ялны файдалы үткәрергә теләүчеләр. «Җәйге ялны ничек файдалы итеп үткәреп була соң?» - дияр бик күпләр.Янәсе, ял ял инде ул, аның файдалысы, зыянлысы юк. Бу сорауга күпчелек яшүсмерләребез: «Җәйге ялны эшләп үткәрсәң, файдалырак була», - дип җавап бирерләр, минемчә.
«Эш кешене кеше итәр», - ди халык мәкале. Әлеге сүзләрдә хаклык бар. Каникулларын өйдә, компьютер каршында уен уйнап уздыручылар бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәс, билгеле. Тик тәнне пешерерлек кояш астында хезмәт куючы үсмерләр мине аңлар.
Районыбызның мәшгульлек үзәгенә бу җәйдә 420 яшүсмерне эшле итү мөмкинлеге бирелгән. Әмма аларга 1000нән артык заявка кабул итәргә туры килгән. «Тырыша торгач, безгә тагын 150 үсмерне эшле итү рөхсәте бирелде», - ди үзәк директоры Илдар Зарипов.
Мәшгульлек үзәге балаларга төрле эштә эшләүче вакансияләр тәкъдим иткән. Яшүсмерләрне төрле җәмгыятьләргә билгеләгәннәр. Җәмгыять басуларында комбайнчы ярдәмчесе булучылары шактый. Болары - 16-18 яшьлекләр.
Яшүсмерләр, әлбәттә, олылар кадәр эшләргә тиеш түгел. 14-16 яшьлекләргә - 4, 16-18 яшьлекләргә 6 сәгать эш көне каралган. Июнь аенда 31 бала тырышып хезмәт куйган булса, бүген аларның саны тагын да арткан.
Ә инде яшүсмерләрнең күпме күләмдә хезмәт хакы алуына килгәндә, түбәндәгеләрне әйтеп була: закон буенча, 1 ай дәвамында атнаның 5 көнен эштә уздырган яшүсмер РФда билгеләнгән минималь зарплата күләмендә - 4611 сум акча алырга тиеш. Бу алар нәкъ шуның кадәр генә ала дигән сүз түгел, алар шуннан да ким алырга тиеш түгел дигән сүз. Һәр җәмгыять, эш бирүче буларак, хезмәт хакын төрлечә түли ала. Алда әйтелгән 4611 сумга өстәп, яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге дә 850 сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтә. Моның өчен аларга дәүләт бюджетыннан акча каралган.
«Эшчән кеше - имәндәй, ялкау кеше - яфрактай», ди халык мәкале. Чыннан да, инде бүгеннән ару-талу белми эшләүче яшүсмерләребездән киләчәктә имәндәй нык егет-кызлар үсәсенә ышанырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250